Безнең хакта

«КАЛЕБ» иҗади төркеме

Татар мәдәниятенә яңа буын иҗатчылар килде. Язучы, җырчы, композитор, рәссам, музыкант, артист, режиссерлар... “Калеб”нең беренчел максаты – төрле өлкәдә иҗат итүчеләрне бер казанда кайнату һәм киләчәктә аларның уртак эшләрен алкышлау. Шулай ук "Калеб" киң аудитория өчен яңа исемнәр ача, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда яшьләргә үз тамашачысын табарга булыша. Бу максаттан ул берничә юнәлештә эшли: 1. Төрле мәйданнарда зур форматта кичәләр үткәрә; 2. Кече форматта аерым иҗатчылар белән очраша; 3. Виртуаль дөнья аша сәнгатькә, әдәбиятка якынайта:

4. «Тәртип FM» радиосы (93,5 ешлыгы) аша яшьләр иҗаты белән таныштыра (һәр атнакич 21:00 сәгатьтә, кабатлавы шимбә: 22:00 сәгатьтә).

Творческое объединение «КАЛЕБ»

Цель проекта – презентация творчества молодых татарских композиторов, музыкантов, режиссеров, актеров, художников, писателей и др., помощь в обретении своей аудитории. Ожидается, что эти встречи станут некой творческой лабораторией, где таланты смогут найти друг друга и, возможно, начать совместные проекты. Встречи «Калеб» ориентированы на пробуждение интереса у зрителя, преимущественно молодого городского жителя, к современной татарской культуре. За текущий период мы прошли путь от литературных встреч к музыкально-поэтическим вечерам и далее – уже выйдя за стены консерватории – к масштабным мероприятиям городского и республиканского значения. Основной площадкой проведения мероприятий является Малый зал Государственного академического театра им. Г. Камала.

Наши площадки

«Калеб» является не только организатором малых и крупных открытых встреч с молодыми представителями творческих профессий, но и ведет активную просветительскую работу в сети (ссылка на сайт: http://kalebtatar.ru/; ссылка на группу ВКонтакте: http://vk.com/kalebjanabun) и на радио «Тэртип FM» (93,5, в 21:00 каждый четверг, повтор программы «Калеб» в 22:00 каждую субботу).

«Калеб»челәр:

Гүзәл Сәгыйтова - «Калеб» проекты авторы, «Мәдәният дөньясында» тапшыруының алып баручысы, журналист. Казан дәүләт консерваториясе доценты.
Сөмбел Гаффарова – «Калеб» сайтының администраторы, язучы, журналист, «Сөембикә» журналының бүлек мөхәррире.
Луиза Янсуар – «Калеб» проектының активисты, шагыйрь, журналист, «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе, «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире.
Йолдыз Миңнуллина – «Калеб» проектының активисты, шагыйрь, журналист, «Ялкын» журналының баш мөхәррире.
Эльмир Низамов – «Калеб» проектының активисты, композитор. Казан дәүләт консерваториясе мөгаллиме.
Гөлчәчәк Шәйхетдинова - «Калеб» проектының активисты. «Яңа гасыр» телевидениесе хәбәрчесе, журналист.
Динә Хәкимова - «Калеб» проектының активисты.
Эльвина Нәҗипова - «Тәртип FM»да «Калеб» тапшыруын алып баручы.
Рания Юнысова «Калеб» проектының активисты. Яңа гасыр ТВ алып баручысы, журналист.
Ләйсән Фәйзуллина - «Калеб" яңа буын җыены активисты, журналист, «Ялкын» журналының бүлек мөдире.