Камал театрында - Эймунтас Някрошюс спектакле

Дусларым белән уртаклашам:

25 һәм 26 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә – дөньякүләм танылган режиссер, «Литва даһиы» Эймунтас Някрошюс куелышында Данте Алигьериның мәшһүр «Илаһи комедия»се.

«Илаһи комедия» («Божественная комедия») – Някрошюсның соңгы премьерасы – тамашачы игътибарына тәүге тапкыр 2012 елның 27 апрелендә Литва башкаласы Вильнюс шәһәрендә тәкъдим ителә. Спектакль Италия, Мәскәү һәм «Станиславский сезоны» халыкара театр фестивале кысаларында Санкт-Петербургта уйналды инде. Някрошюсның «Илаһи комедия»сен Россиядә киләсе булып Казан тамашачысы күрә алачак.

http://kamalteatr.ru/news/newstat/1537.html

Дусларым белән уртаклашам:

Other article