Мондый бүләк ясаганнары юк иде

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Бу китапның ничек басылып чыгуын мин үзем дә сөйләп бирә алмам, мөгаен. Барысы да сентябрь аенда – мин Төркиягә укырга киткәч башланды.
Ринат абый Мөхәммәдиевне ишетеп-белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Мин исә аны – башта әсәрләреннән, аннан Мәскәүгә Тукай һәйкәлен ачу тантанасына барган чактан танып беләм. Әмма ул кайчандыр мине эзләп табар, хат язар, иҗатыма бәя-мөнәсәбәт белдерер дип һиииич кенә дә башыма китергәнем юк иде.
Шулай бервакыт хат килеп төште Ринат абыйдан: шигырьләреңне укыдым, ошады, туплап җибәр әле, дигән. Ә минем күптән түгел генә компьютерым һәлак булды: ник бер шигырь, ник бер фото сакланып калсын. Яздым, аңлаттым... Ә берзаман почтаны ачсам – тагын хат: алайса10-15ләп шигырь бар иде. Юлладым шуларны. Аннан инде барысы да онытылды. Хәбәр булмагач, күрәсең, килеп чыкмагандыр, дип уйладым. Җитмәсә... ул яңа шигырьләрне җибәрү белән дә озаграк көттергән идем, җавапсыз икән бу, дип, кул селтәгәннәрдер инде миңа, дигән фикер дә килмәде түгел башка.
Вакыт үтте. Яз җитте. Казанга кайттым. Бер атна азагында Ринат абый да Казанга кайткан... Шалтыратты. Шундый-шундый җиргә шундый-шундый вакытка ноутбугыңны күтәреп кил, диде. Килдем.
Ә анда – китапчыкнын макеты. Рәсемнәре. Дөресен генә әйткәндә, кемнеңдер минем шигырьләр белән кызыксынып китеп, аларны китап итеп туплап, бастырасына, башка берәү сөйләсә, һич ышанмас идем. Шыттыра, ниндидер прагматик сәбәп йә максат бар монда, әйтеп кенә бетерми, дип уйлар идем. Әмма дөньяда кеше ышанмастай хәлләр дә була икән.
Ринат абый минем үзенә җибәргән Анкара шигырьләремне генә түгел, ә вакытлы матбугат битләрендә таралып яткан шигырьләремне дә җыеп туплап әзерләгән булып чыкты бу китапны. Моның өчен аңа бик зур рәхмәт! Алай гына да түгел, мин аны көттергән чакларда да шундый түзем, итагатьле, аңлаучан була белүе өчен тагын да зуррак рәхмәт. Мондый бүләк ясаганнары юк иде әле миңа!

Эльвира ҺАДИЕВА.

Форсаттан файдаланып, Эльвираның иҗатташ дуслары исеменнән без дә Ринат абый Мөхәммәдиевка ЗУР РӘХМӘТ белдерәбез!

*Фотоларда - Эльвира ҺАДИЕВА.
Эльнар БАЙНАЗАРОВ фотолары.

Other article