Пумалаңа ирек телим!

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

ПУМАЛАҢА ИРЕК ТЕЛИМ!

Татар шигъри дөньясында зур сөенеч - шагыйрь Эльвира ҺАДИЕВАның тәүге шигъри җыентыгы басылып чыкты. Мәскәүдә, "Заман" нәшриятында. "БҮГЕНГЕДӘЙ ИХЛАС БУЛАЛМАБЫЗ" дип атала китап.
Без, "Ялкын" редакциясендә эшләүче коллегалары, хәзер бөтен эшебезне ташлап, кулдан-кулга йөртеп, Эльвираның китабын укыйбыз. Һәм укыган саен яңача ача барабыз, укыган саен шигырьләренә тагын да ныграк сусыйбыз, язасы килү халәтеннән кәгазьгә юл сабу халәтенә күчәбез. Әйбәт шигырь һәм әйбәт шагыйрьне шуннан танып була - аны укыгач, үзеңнең дә язасың килә башлый. Аның белән полемикага керәсе, әллә кайчаннан бирле эчке оеткы булып йөргәннәреңне гыйсъян итеп кәгазьгә томырасы, Җиһан белән гәпләшәсе...
Эльвира бу китабына шактый озын-озак юл үтте. Мин аны әле мәктәпне тәмамлап, 1нче курска укырга кергән чагыннан ук хәтерлим. Шигырьләрен укып, сокланып, Рәдиф Гаташ сөйләгән иде. Бер килүемдә китапчыкларын да күрсәтте. Компьютерда җыеп, рәсемнәр урнаштырып, үз кулы белән ясаган уч төбе кадәрле генә 2 китапчык. Әле шигырьләренә атлап кергәнче үк, иң яраттырганы - китапка бизәлеш итеп сайланган фэнтези жанрындагы рәсемнәр булды. Шулай итеп, үзен күргәнче-белгәнче үк... якын иттем мин бу кызыйны. Беренче тәэсир беркайчан да ялгыш булмый. Шул китапчыгын кулга алган мизгелдән яратам Эльвираның иҗатын, яратам һәм сокланам. Һәр яңа иҗади күтәрелешен көтеп алам...
Алга таба аның шигырьләре татар һәм рус вакытлы матбугатында даими рәвештә дөнья күрә башлады, күмәк җыентыкларда - "Әллүки" иҗат берләшмәсе, "Сәләт" җыентыкларында, "Ак юл" басмасында басылып чыкты. Ул арада үзе КФУны тәмамлап, магистратурада укыды, аны уңышлы тәмамлап, магистр исеме алды, Төркиядә төрек телен үзләштереп кайтты, "Идел" яшьләр журналында бүлек мөхәррире булып эшләде, хәзер - "Ялкын" журналында бүлек редакторы. Моннан тыш, Эльвираны татарның талантлы һәм актив яшьләре җыйналган барлык чараларында да очратырга була - ул кызыклы, үзенчәлекле кешеләрне эзләп таба, таныша, аралаша башлый, аларны өйрәнергә, яңа яктан ачарга ярата. Ә инде аның "Сәләт"кә багышланган күңел һәм гомер битләре - үзләре аерым сәхифә...
Эльвира Дөньяның нинди җепләрдән үрелгәнен йөрәк-интуиция белән генә түгел, ә карашы белән дә күрә-тоядыр кебек миңа. Сүз Дөньяны уратып алган күзгә күренмәс, әмма барысын да хәл итә торган язмыш-хәят җепләре турында... Бәлки, шуңа да еш кына ул янәшәдә утырган чакта да мең чакрым ерактадыр кебек тоела? Бәлки, шуңа да ул башка җаннарны берөзлексез барлый, арада үзенә тиңдәшләрне эзли, аларны өйрәнә, нәрсәгәдер төшенә. Ә бу төшенү бик тә, бик тә мөһим аның өчен. Хәер, бер аның өчен генәмени?! Башка җаннар безгә нәкъ менә сыналыр һәм үзебезне ныграк аңлар өчен бирелгән дә бит инде... Бу эзләнү, бу зарыгу көтелмәгәнчә яңгырашлы, шунда ук хәтердә калырдай шигъри сурәткә әверелә Эльвирада:

Биредә һәм хәзер чит бит мин, ят бит мин...
Тик синең яныңда - дөресрәк,
ҮЗЕМрәк...

Шигырендә ул бик табигый. Тормышта - еш кына - асылда нинди халәттә булганын сиздерми торган елмаю калканы артында булса да... Шигырьдә аны яраларын учы белән капларга өлгермәгән, ялгышларга сихерләнгән адым белән каршы атлаган, әрнүеннән каударлы сүз-вәгъдәләр әйтеп ычкындырган мизгелендә очратырга мөмкин... (Шигырьгә, бәлки, чынбарлыкта дөньяга йөзеңне күрсәтә алмаганлыктан китәләрдер дә, кадер эзләп, кадерсезлектән качып, - уйлап карганыгыз юкмы?!)
Яратуның ничә халәте барлыгын беләсең килсә, Эльвираның шигъриятен укырга кирәк. Аның шигъриятендә стереотипка әверелгән Хиссият юк. Хиснең әллә ничә халәтен ачканда да ул - гел яңа. Чөнки, Эльвираның лирик герое һәр нюанс, һәр мизгелне бөтен тулылыгында кичереп калырга омтыла. Ул, импрессионистларча, хис вә фикерен шигырь киндеренә бизәкләп-бизәкләп сылый, пумаласына - ирек, җанына - сулкылдавык сызлану халәтен бар тирәнлегендә тоярдай иркенлек бирә... Һәм ерактан караганда - тулы картинаны күрәсең.

Бу сөюдән никтер җырлар калмый,
Канат урыннары гына әрнештерә...

Сабыйларча самимилек, гаҗәпләнү, алгысу, зарыгу сыеп беткән бу ике юл аның шәхесен шунда ук күз алдына китерә дә бастыра. Күзләрен башка берәүгә дә күренмәгән киңлекләргә төбәп, "Ә нигә шулай?" дигән сорауга җавап эзләгән Эльвираны... Шигырь нәкъ менә шул җавапны эзләргә чыккан самими сәйяр Җанда туа да инде.
Мин Синең пумалаңа - ирек, Җаныңа - Ул сыеша алырдай киңлек телим, Һадиым! Бу зарыктырган китапчык Уртак Шигъри Йортыбызның киштәләрен баетты. Һәм минем күңел киштәмне дә... Анда синең шигырьләрең һәрчак тәпиләрен салындырып көйләп утыралар, шаяралар, шукланалар, төннәрен исә баш очыма төсле төшләр коялар...

Дусларым белән уртаклашам:

Other article