Ләйсән Фәйзуллина

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Ләйсәнне мин "Курчак туе"ннан яраттым (аңа кадәр диплом спектакльләре аша беләсәм дә), аның Хәдичәсендә татар кызларына хас нәзәкатьлелек, сөйкемлелек һәм... ниндидер сер бар иде. Сер һәм моңсулык... Эмиль Талипов сәхнәләштергән "Зөбәйдә - адәм баласы"ндагы Зөбәйдәсендә исә актриса үзен уйнады шикелле: агым буенча йөзәргә теләмәүче, кыю фикерле, эзләнүче, бәргәләнүче. Аның "Тәкъдир"дәге Росаурасын, "Бәби"дәге Наирәсен, "Зәңгәр шәл"дәге Заһирәсен, "Хан кызы Турандык"тагы Гаделмәләген - һәрберсен аерым искә алырга мөмкин. Салават Юзеевның "Ут күршеләр"ендәге Саниясендә генә ачылып бетмәде кебек ул... Хәер, бу минем шәхси фикерем. Аннан бераз тыналыш булды... Зур җиңү алдыннан хәл алу... Һәм менә - Йон Фоссеның "Җәйнең бер көнендә" ("Однажды летним днем") спектале. Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең яңа сүзе, яңа җиңүе, актриса Ләйсән Фәйзуллинаның иҗат биографиясендә күчеш чоры. Бу спектакльдә Ләйсән башкалардан бер башка өстен дисәм, һич арттыру булмас (Люция Хәмитованы санамаганда). Берьяклап, ХАТЫНда Хәдичәгә хас барлык сыйфатлар да бар: ул шундый ук серле, нәзәкатьле, сөйкемле, моңсу. Ләкин моңсулык бу рольдә беренче урынга чыга, юк, юк, моңсулык кына түгел... Сагыш... Спектакль барышында зурайганнан-зурая барган сагыш... Ялгызлык сагышы... Ләйсән табигый рәвештә әнә шул халәтне тамашачыга җиткерә алды. Әлеге спектакльнең татар театрында яңа этап булуы көн кебек ачык, һәм Ләйсән Фәйзуллина ХАТЫН (яшь чагында) роле белән әнә шул тарихны язучыларның берсе.

Гүзәл Сәгыйтова

*фотолар актрисаның шәхси архивыннан

1. "Өч сеңел". Ирина - Ләйсән Фәйзуллина
2. Курчак туе. Хәдичә - Ләйсән Фәйзуллина, Камәр - Нәфисә Хәйруллина
3. "Хан кызы Турандык". Гаделмәләк - Ләйсән Фәйзуллина, Халәф - Искәндәр Хәйруллин
4. Зөбәйдә - адәм баласы". Зөбәйдә - Ләйсән Фәйзуллина
5. "Ут күршеләр". Сания - Ләйсән Фәйзуллина
6. Җәйнең бер көнендә. Хатын, яшь чагында - Ләйсән Фәйзуллина, Хатын - Люция Хәмитова

Other article