"АК БҮРЕ" операсы турында махсус "Калеб" өчен Казан дәүләт консерватория студенты ДИНӘ ХӘКИМОВА материалы

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Яңа опера иҗат ителүе турында күптән белә идек, көтә идек, ниһаять, күрдек тә, ишеттек тә! 15 июльдә, Универсиада паркында “Ак бүре” операсының бөтендөнья премьерасы үтте. Бөтендөнья димәскә — биредә бит универсиадага килгән нинди генә милләт вәкилен очратмассың!

Ачык һавада опера күрсәтү - беренче талпыныш түгел, узган елны ТР симфоник оркестры Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” операсы белән бу тәҗрибәне башлап җибәрде, тик мондый зур сәхнә, шулкадәр күпсанлы тамашачыга опера спектакле күрсәтү — тәүгеседер. Теләмәсәң дә чагыштырасың: “Алтынчәчне” игътибар белән чирәмгә булса да утырып карады тамашачы, “Ак бүре”дә исә күп кенә кеше кинотеатрдагы кебек туңдырма, кыздырылган бәрәңге ашап утырды. Нишлисең бит — саф һавада аппетит ачыла диләр, күпләрнең спорт ярышларыннан килгәнне искә алсак, моны гына гафу итәргә була. Опера татар телендә иҗат ителгән, шуңа күрә телне аңламаучы кайберәүләр, кулларын селтәп кайтыр якка борылды. Аларны да гаепләп булмый, кызганычка каршы, субтитрлар каралмаган иде.

Әмма музыка үзенә бер тел һәм барлык милләтләр өчен ул уртак. Композитор Зөлфия Рәүпова операсында төрле стильләр бер-берсен алмаштырып килә: шәрык көйләре, рок операга хас мелодика, гомум европа стиле, татарча мотивлар. Шуңа карамастан ниндидер үзенчәлек җитеп бетмәде, һәр геройны характерлаучы җете төсләр дип әйтергәме?! Партитурада бәрмә уен кораллары артыграк кулланылды, опера дәвамында лирик мизгелләр бик аз булды. Зур сәхнәнең мөмкинлекләре, заманча технологияләр дә тиешенчә кулланылып бетмәгән шикелле... Шулай да эпик әкият жанрында язылган опера Универсиада кысаларана бик урынлы килеп керде. Рухны күтәрә торган музыка, матур зәвыклы милли киемнәр...

Декорацияләр минималь булганга әкияткә кереп китү авыр булды. Ләкин сәхнә шартлылыгын кабул итүгә артистлар булышлык итте. Вокалистлар составы яшь булуга карамастан Казан тамашачысына инде таныш (бигрәк тә консерваториянең опера студиясеннән): Рөстәм Асаев (Хан), Артур Исламов (Ак Бүре), Эльмира Калимуллина (Кам ана), Рүзил Гатин (Тәгин), Руслан Әбдрәфиков (Өлкән углан), Денис Ханбаба (Уртанчы углан, Диюнең бер башы), Айрат Имашев (Диюнең икенче башы). Ә менә Динар Джусоев (Дию) белән Альбина Латыйпова (Ханбикә, Сайрар кош) Казан сәхнәсендә сирәк кунак, әмма алар да Татарстанда туып, биредә белем алып киткән җырчылар. Төп партияне башкарган Рүзил Гатин кабат үзенең актерлык талантын исбатлады, бигрәк тә блокбастерча эшләнгән Юха Елан (Әлинә Шакирова) сихере белән көрәшкән күренештә. Әмма эпик операда актив хәрәкәт, күп вакыйгалар күрсәтүгә караганда, алар турында бәян итүгә күбрәк игътибар бирелә. Ак Бүре образы үзенә нәкъ менә шул вазыйфаны алган да. Бәлки, шуңа аңа матур, көчле мелодияләр аз эләккәндер...

Өр-яңа операны булдыру ТР дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Александр Сладковский идеясе. Либретто авторы - шагыйрь, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин. Режиссер-куючы - Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хоры һәм бию составы спектакльне баетып, бизәп торды. Изге һәм яман ияләр рольләрендә дәүләт Кече хоры катнашты.

Бу спектакль махсус Универсиадага әзерләнде дип күп тапкырлар әйтелде. Аның зыяны да юктыр, элек бит операларны нәкъ әнә шулай заказ белән яздырганнар да! Әлегә бу опера Зөлфия Рәүпованың беренче эше генә, киләчәктә аңардан без бу жанрда чын шедеврлар көтеп калабыз!

* ЭЛЬНАР БАЙНАЗАРОВ һәм ИЛЬЯ ФӘТТАХОВ фотолары

1. сулдан уңга: Уртанчы углан (Денис Ханбаба), Хан (Рөстәм Асаев), Өлкән углан (Руслан Әбдрәфиков)
2. Тәгин (Рүзил Гатин), Ак Бүре (Артур Исламов)
3. ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле
4. ТР дәүләт симфоник оркестры
5. Тәгин (Рүзил Гатин), Ханбикә (Альбина Латыйпова)
6. сулдан уңга: Уртанчы углан (Денис Ханбаба), Хан (Рөстәм Асаев), Өлкән углан (Руслан Әбдрәфиков)

Other article