Композитор Шамил Тимербулатов вафат

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Әле кайчан гына без аны "КАЛЕБ"тә Тукай премиясе алуы белән котлаган идек, әле кайчан гына ул махсус безнең җыен өчен үзенең 5 нче симфониясен җибәргән иде. Шамил абый... Шамил Тимербулатов... Тукай премиясен алу - аның өчен зур вакыйга булды. Ниһаять, күрделәр, лаеклы бәяләделәр. Шул уңайдан әле илһамланып күпме симфонияләр, җырлар, пьесалар язасы иде дә бит!.. Гомер буе авыруы белән көрәшеп, юл һаләкәтенә очрап китеп баруы - бигрәк тә үкенеч.
"Күпме вакыт һәм көч сарыф ителде, юкка түгел дип ышанасы килә", - дип әйтә торган иде Шамил Тимербулатов иҗаты турында уйланып. Без дә шуңа ышанабыз, яратабыз, хәтерлибез!

Дусларым белән уртаклашам:

Other article