Рәссам Булат Гыйльванов

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

"Борынгы да, бүгенге дә ул”. Мин аны белми идем - күрдем, күргәнем юк иде – белдем. Белгән саен аның чиксезлеге арта бара. Аның блокнотында кош сурәтләре, Шәһри Болгар турында җыр.. Ә кулында - гитара, туктаусыз җырлый ала кебек ул.. Рок-музыканы тыныч кына тыңлап тора алмый, биимичә түзмәс. Бөек көчкә баш игәндәй хәрәкәтләрдән торган ул бию. Аның елмаюын күргәч кенә син һаман да шушы җирдә икәнеңә төшенеп, айнып киткәндәй буласың. Ничә яшь аңа? Яшен белгәнгә күрә дә бу сорауны үзеңә кат-кат бирәсең, үзенә кат-кат.. Нидер тәңгәл килми кебек. Хәтта куркыныч булып китә. Ә ул инде сиңа мультфильм герое булып сөйли башлый: “А вот я вот, а вот я вот...”. Бар да шундый гади кебек, ә бар да шундый катлаулы. “Төшләр”ендәге ал томан белән ябынганмы шунда.. Юк, аның томаны калынрак. Күзләре шуңа ишарәли... Булат Алабугада туган. Яр Чаллыда сәнгать училищесында, И.Е.Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт рәсем сәнгате, сынлы сәнгать һәм архитектура академия институтында белем алган. Татарстан Һәм Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы. Б.Урманче һәм М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты. В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать академия институтының Казан филиалында укытучы да әле Булат. “Алтынчәч”, “Йосыф кыйссасы”, “Болгар легендалары”, пейзаж, натюрморт, графика... Рәсеме белән мең төрле, рухы белән бертөрле. Спектакльләр “сурәтләү” буенча да шактый тәҗрибәсе бар. “Бибинур” фильмының куючы рәссамы буларак аерым игътибарга лаек.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article