Бәллүр чыклар

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Эльмир Низамов музыкасы
Ренат Харис сүзләре

БӘЛЛҮР ЧЫКЛАР

Бәллүр чыклар яна яфракларда,
кояш нуры белән тоташып.
Ничек сакларга соң,
ничек сакларга соң
алмаз булмый калган бу ташны?!

Бәллүр чыклар яна яфракларда,
әйтерсең лә аяз таң чугы.
Ничек сакларга соң,
ничек сакларга соң
дулкын булмый калган тамчыны?!

Бәллүр чыклар яна яфракларда
әллә елап, әллә сөенеп.
Ничек онытырга,
ничек онытырга
бәхет булмый калган сөюне?!

The SoundCloud content at http://soundcloud.com/user485386696/lt5rbbwlch1q is not available, or it is set to private.