Акчарлаклар (Кара Пулат операсыннан кызлар биюе)

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Эльмир Низамов музыкасы
Ренат Харис сүзләре

Ак болытлар... Зәңгәр дулкын...
Акчарлаклар... Акчарлаклар...
Тын Иделдән ак болытка
ап-ак хәбәр илтә алар. .

Каршы торып давылларга,
канат чыныктыра алар,
чайкалышып дулкыннарда,
куәт ала акчарлаклар.

Ак болытка, чал дулкынга
тиеп ала ак канатлар.
Киң Иделнең иркенлеген
яклый алар, саклый алар.

Кара болыт... Ярсу дулкын...
Акчарлаклар... Акчарлаклар...
Чал Иделгә яшеннәрдән
утлы хәбәр илтә алар...

Давыл булып өерелеп
болытларны тузгыталар...
Ап-аяз күк... Тып-тын Идел...
Акчарлаклар... Акчарлаклар...

Дусларым белән уртаклашам: