Кара Пулат операсыннан Турыбатыр ариясе

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Эльмир Низамов музыкасы
Ренат Харис сүзләре

Богаулы кул төртеп күрсәталмый,
берни күрми канга баткан күзләр,
туфрак тулган колаклар ишетми,
телдә юк юлбасар көткән сүзләр...

Кашың карлыгач канаты,
йөзең тулган Айдай якты –
Өметләребез ак иде,
бәхетләр килер чак иде.

Төн карасы капласа да,
якты юллар тапмасам да
күңел күзем күрә, сөеклем.
Мәхәббәтемне акларга,
намусыбызны сакларга,
ак вәгъдәләр бирәм, сөеклем.

Чәчләреңдә көмеш чулпы,
якаларың алтын чуклы,
Алар нинди матур чыңлый,
бәхет җыры итеп тыңлыйм.

Син минем яшәү терәге,
ялкынлап яна йөрәгең -
күңел күзем күрә, сөеклем.
Идел-Йортлы илем өчен,
илкәемдә синең өчен
мин дә утка керәм, сөеклем...

Дусларым белән уртаклашам: