Әниемә

Дусларым белән уртаклашам:

Эльмир Низамов музыкасы, Бикә Рәхимова сүзләре

Йомшак искән җилләр хәбәр бирә,
Сагынасың мине әнием,
Буй җитсәмдә инде сөеп миңа
Эндәшәсең – балам, нәнием.

Өметләрең, хыялларың аклау.
Җанга сеңгән, сеңгән уема.
Рәхимлегең, дога теләкләрең
Юлдаш миңа сөйгән улыңа.

Бүгенгедәй әле хәтеремдә
Йокым бизәп бәллү көйләвең.
Иртә кичтә колагымда һаман
Әкиятләр бәян сәйләвең.

Өметләрең, хыялларың аклау.
Җанга сеңгән, сеңгән уема.
Рәхимлегең, дога теләкләрең
Юлдаш миңа сөйгән улыңа.

Якты йөзең кебек якты юллар
Теләп мине озаттың калага.
Ямансуда бер моңсуда кебек
Балачагым артта калганга.

Өметләрең, хыялларың аклау.
Җанга сеңгән, сеңгән уема.
Рәхимлегең, дога теләкләрең
Юлдаш миңа сөйгән улыңа...

Дусларым белән уртаклашам:

Other article

17.02.2017
22.09.2016
05.09.2016
24.06.2016