Кара Пулат операсыннан/Нәргизә ариясе

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Эльмир Низамов музыкасы
Ренат Харис сүзләре

Туган илем! Шәһре Болгар!
Изге сулы Иделем!
Ярларыңны үбә торган
бер дулкының идем мин...

Әй, Иделем-Иделкәем,
килә синдә каласым,
бер агарып, бер күгәреп,
нигә дулкынланасың?.

Бөек Биләр! Горур Сувар!
Урманнарым-кырларым!
Сүндермәгез кайтавазын
мин җырлаган җырларның.

Әй, урманнарым-кырларым,
килә сездә каласым.
Нигә чишмәләр моңая?
Нигә таллар ямансу?

Әй, болыннарым, үрләрем,
килә сездә каласым,
мәхәббәт ялкыннарында
дөрли-дөрли янасым...

Дусларым белән уртаклашам:

Other article

17.02.2017
22.09.2016
05.09.2016
24.06.2016