Көмеш сулар

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Эльмир Низамов музыкасы
Ренат Харис сүзләре

Көмеш сулар көзгесенә карап,
Дулкын чәчләремне тарадым.
Шатлык нуры булып ялтырады
Камыш саплы алтын тарагым.

Күз яшьләрем минем кибеп бетсә,
Сусыз калса елга-күлләрем,
Киек каз да, аккошлар да кайтмас,
Онытырлар туган илләрен.

Әллә нәрсә булды бу дөньяга –
Шатлык кизләүләрен киптерде.
Мин шатлыктан гына елый алам,
Күз яшемне чишмә иттереп.

Күз яшьләрем минем кибеп бетсә,
Сусыз калса елга-күлләрем,
Киек каз да, аккошлар да кайтмас,
Онытырлар туган илләрен.

Һәр тамчысын суның кадерләгез –
Чишмәләрем җирдә кипмәсен!
Барыбыз да судан яралган без –
Язмыш судан мәхрүм итмәсен!

Күз яшьләрем минем кибеп бетсә,
Сусыз калса елга-күлләрем,
Киек каз да, аккошлар да кайтмас,
Онытырлар туган илләрен.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article

17.02.2017
22.09.2016
05.09.2016
24.06.2016