Изге теләк ("Алтын Казан" мюзиклыннан дуэт)

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Эльмир Низамов музыкасы
Ренат Харис сүзләре

Якты өмет йолдызлары сүнгән чакта,
нигә чактың юлларымда нурлы чакма?

Әйтсәм әйтим: ни өчендер җаным сизә -
йөрисеңдер кебек минем юлны бизәп.

Изге теләк чәчәк атсын, җимеш бирсен.
Изге җаннар таба алсын берсе берсен...

Гөлләр чәчәк атар иде күңелемдә
бар дөньямны нурга төреп көн дә, төн дә...

Якты гына яралмый бит чакмалардан,
чаткы булып чәчрәп оча ут алардан...

Йөрәгемә шул чаткылар керсен иде,
яшәвемне җылылыкка төрсен иде...

Изге теләк чәчәк атсын, җимеш бирсен.
Изге җаннар таба алсын берсе берсен...

Гөлләр чәчәк атар иде күңелемдә
бар дөньямны нурга төреп көн дә, төн дә...

Дусларым белән уртаклашам:

Other article

17.02.2017
22.09.2016
05.09.2016
24.06.2016