Нәҗип Җиһанов турында

Дусларым белән уртаклашам:

Н. Җиһанов хакында еш кына “үтә кырыс, күпләр өчен музыка дөньясына юл ябучы иде" дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Бигрәк тә "Фәрит Яруллинга каршы булган" дигән фикер киң таралган. Ләкин Нәҗип Җиһанов музеенда сакланган документлар, хатлар башканы сөйли. Ул гына да түгел! Н. Җиһанов булмаса, бәлки, Фәрит Яруллинның "Шүрәле"се бөтенләй башка авторлар исеме белән чыгар иде. Чөнки композитор фронтка киткәндә, балетның партитурасын эшләргә җитешми. Н. Җиһанов Мәскәүдән Ф. Витачекны чакырып, партитураны эшләтеп бетертә, һәм 1945 елда "Шүрәле" татар дәүләт опера һәм балет театрында сәхнәләштерелә дә инде. 40 нчы еллар ахырында Л. Якобсон ("Шүрәле"не сәхнәгә куючы балейтмейстер) балетны Мәскәүнең Зур театрында куярга ният кыла. Д. Вәлиев "Когда уничтожают даже мертвых" мәкаләсендә бу хакта менә нәрсә яза: "Л. Якобсон задумав новую постановку "Шурале" обращается к московским композиторам В.Власову и В.Фере с предложением сделать новую редакцию "Шурале" - с учетом громадных возможностей московского и ленинградских театральных оркестров. Власов и Фере создают новую редакцию и новую инструментовку для оркестра. Но в процессе работы балет "Шурале" вдруг становится балетом "Али-батыр". Больше того, композиторы В.Власов и В.Фере обращаются уже в управление по охране авторских прав с просьбой считать их законными соавторами Ф.Яруллина. Возникает, словом, реальная опасность, что балет "Шурале" может уплыть из татарской культуры и потерять не только свое название, но впоследствии, возможно, даже имя создателя. И здесь Н. Жиганов начинает ожесточенную, многолетнюю, шедшую с переменным успехом и все же закончившуюся через четыре года победой борьбу против соавторства Власова и Фере".
Әлеге авторлык өчен көрәш турында бик сирәкләр генә белә, хәтта музыка белгечләре дә хәбәрдар түгел. Бу турыда, шулай ук Нәҗип Җиһановка яла ягулар хакында тулырак Д. Вәлиевнең "Охота убивать" китабыннан укый аласыз.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article