Танышу - Рүзәл Мөхәммәтшин

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы 1989 елның 25 маенда Кукмара районында, бормаланып агып утырган Нократ елгасы буендагы Татар Толлысы авылында дөньяга килә. Беренче өч сыйныф белемне туган авылында алганнан соң, җиде ел күрше авылдагы рус мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында белем ала. Хәзерге көндә "Идел" журналының бүлек мөхәррире вазыйфасында. "Идел"дә дөнья күргән шигырьләр дә аның кырыс һәм гадел бәясе аша уза.

Шагыйрьнең биографиясе зур булырга тиеш тә түгел, була да алмый. Чөнки аның бөтен энергиясе, сил-куәте шигырьләренә күчә, башкаларның күңеленә бәреп кереп, ул күңелләрдәге яшерен давылны кузгата, актара, тетрәндерә һәм, ахыр чиктә, кешене тәмам сафландырып, пакъләндереп калдыра. Рүзәлнең шигъриятендә ул көч бар - син моңа кадәр уйлап та карамаган нәрсәләр турында уйландыра, син күз алдына да китерә алмаган образлар табып, сискәндерә, кирәк икән, шомландыра ул. Ул - кыю сүзен чигәгә терәп әйтә торган шагыйрьләр сафыннан. Андый шагыйрьләр бик кирәк безнең заманга. Мәйданнарга чыгып, публиканы яулар өчен генә түгел, ә чын күңелдән, ихластан ачыргаланып аваз салучы, сискәндерүче шагыйрьләр. Бу ихлас шигърият үзенең турылыгы, гыйсъяны, вакыт-вакыт үсмерләрчә максимализмы, беркатлылыгы, уртакуллыкка, уртауйлыкка, икейөзлелеккә ике уйламый кизәнә торган хакыйкыйлеге белән яраттыра. Күпләр Рүзәлдәге милли-иҗтимагый пафосны гына күрә һәм кабул итә, аны мәйдан шагыйре буларак кына бәяли һәм күзаллый. Һәм шагыйрьнең бик тә нечкә, зәвыкле лирикасын күз уңыннан ычкындыра. Шәхсән миндә Рүзәлне трибун шагыйрь буларак кына кабул итеп, аның лирик нечкәлеген тоемлап бетермәүләре зур ризасызлык тудыра. Шуңа да мин Сезне бүген аның лирик дөньясына чакырам.

Фотода сулдан уңга: шагыйрь Рүзәл МӨХӘММӘТШИН, шагыйрь Айдар ҖАМАЛ, "Мәдәният дөньясында" тапшыруының алып баручысы Гүзәл СӘГЫЙТОВА, шагыйрь Эльвира ҺАДИЕВА, театр белгече Нияз ИГЪЛАМОВ.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article