Муса Җәлили премиясе лауреатлары арасында - КАЛЕБлеләр!

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Кичә КАЛЕБнең кичәсе генә түгел, тагын бер зур вакыйга булды бит!

Татарстанның Министрлар Кабинетында Муса Җәлил премиясе лауреатларын бүләкләү узды.

Менә ул, безнең геройларыбыз:

Низамов Эльмир Җәүдәтович, композитор) – Татарстан Республикасының музыкаль сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен ("Алтын Казан" мюзиклы);

Галиуллин Рөстәм Госманович, язучы-прозаик – татар әдәбиятына өлеш керткән өчен («Юлларда җил ак иде…» («На дорогах белый ветер…»), «Одиночество» китаплары);

Шарова Луиза Николаевна (Луиза Янсуар), шагыйрә – яшьләр белән аң-белем бирү-агарту эшен актив алып баруы өчен ("Болан кызы" шигырьләр җыентыгы).

М. Җәлил премиясе лауреатларына диплом, лауреат билгесе һәм акчалата премия тапшырылды.

Ура! Котлыйбыз!
 

Other article