Милли архивта Тукайга кагылышлы йөздән артык документ саклана

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

15 апрель – Габдулла Тукайны искә алу көне. 1913 елда бу көнне (иске стиль буенча 2 апрельдә) бөек татар шагыйренең йөрәге тибүдән туктый. Вафатына инде 103 ел узганнан соң Тукайның тормышын һәм иҗатын архивларда сакланучы ядкәрләр күзалларга ярдәм итә.

 
Тукай үзенең 27 яшенә берничә көн яшәп җитмичә, үпкә авыруыннан вафат була. Татарстан Милли архивында Тукайның тарих өчен кадерле фотосурәте саклана – аны ул Казанның Клячкин хастаханәсендә ятканда вафатына 28 сәгать кала төшкән. Гомеренең соңгы көненәчә иҗат итүдән туктамаган Тукай бу фотода тезләрен кочаклап караватта утырган кыяфәттә сурәтләнгән. Карават янында кәгазь битләренә күмелгән түгәрәк өстәлның бер кырые күренә. Әлеге фотосурәт Татарстан Архив фондының уникаль документлар реестрына кертелгән.

Татарстан Милли архивының фәнни мәгълүмат һәм документларны файдалану бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Людмила Кузнецова сөйләгәнчә, республиканың дәүләт архивларында Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле йөздән артык документ ачыкланган. Алар арасында – шагыйрьнең 1886 елның 14 апрелендә (яңа стиль буенча 26 апрельдә) Казан губернасы Казан өязенең Кушлавыч авылында тууы турында язылган метрика кенәгәсе.

Шулай ук Тукайның театрда уйнаган беренче татар хатын-кыз артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап 1909 елда үз кулы белән язган “Ике кояш” исемле автограф шигыре дә архив фондының хәзинәсе булып тора. Шырпы кабыннан аз гына зуррак кәгазь кисәгенә шундый шигъри юллар язылган:

Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, –
Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

Тукай бүләк иткән бу шигырьне Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үзендә саклаган, ә 1964 елда артистканың шәхси архивы белән ул Татарстан Милли архивына тапшырылган.

Габдулла Тукайның үзе исән вакытта, әле 1909-1910 елларда дөнья күргән берничә китабын да бүген архивта күрергә мөмкин. Алар – “Күңелле сәхифәләр”, “Балалар күңеле”, “Исемдә калганнар” (һ.б.).

Тукай шигырьләре замандашлары арасында популярлык казануын дәүләт архивларындагы тарихи документлар дәлилли: аның шигырьләрен сүзен-сүзгә тәрҗемәләр очрый. Шул исәптән, җәмгыятьтә татарларның Төркиягә эмиграциясе идеясе таралганда аның туган илнең язмышы өчен борчылып язган, 1907 елда басылып чыккан “Китмибез!” шигыре дә: “Негодные позвали нас на неподходящее дело, говоря: “Здесь нет вам воли, уходите на землю султана”. Мы не уйдем, – дело там для нас труднее здешнего: если здесь 10 шпионов, то там их 15. Как и здесь, там есть казачьи войска, нагайки те же, что и прежде, разница лишь в фесках”.

Тукайның бик яшьли үпкә авыруыннан үлеп китүе бөтен халыкны тетрәндерә. Татарстан Милли архивында 1913 елда шагыйрь белән хушлашу көнен үз битләрендә яктырткан татар газеталары тупланмасы бар: аларны Казан губерна матбугат эшләре комитеты туплаган булган.

Тукай вафатыннан соң күп вакытлар узса да, аның истәлеге халык хәтерендә яшәгән һәм яши бирә. Ил өчен иң авыр көннәрдә – Бөек Ватан сугышы елларында да аның әсәрләре бастыруга әзерләнгән, аның тормышы, иҗаты белән бәйле истәлекле көннәр билгеләп үтелгән. Мәсәлән, Казанда 1943 елда вафатына 30 ел тулган көнне, 1946 елда тууына 60 ел тулган көнне билгеләп үтүләре билгеле.

Билгеле булганча, 1958 елның апрелендә КПСС Татар обкомы һәм ТАССР Министрлар Советы карары белән әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иҗади активлыкны күтәрү максатында Габдулла Тукай исемендәге премия гамәлгә куела. Шул елдан башлап, бүгенгә көнгәчә ел саен диярлек әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләренә Г.Тукай премиясе тапшырылып килә. Казанда, Татарстанда, татарлар яшәгән башка бик күп төбәкләрдә Тукай исемен мәңгеләштереп, урамнар, милли-мәдәни оешмалар, мәгариф учреждениеләре шагыйрь исемен йөртә.

Тукайның тормышын өйрәнүчеләрдә Татарстан Милли архивы фондларында сакланган афишалар да кызыксыну уятырлык. Г.Камал исемендәге театр Әхмәт Фәйзи әсәре буенча 1961 елда шагыйрьнең 75 еллыгына “Тукай” спектаклен куюы, ә ТАССР Язучылар берлегенең 1961 елның 25 апрелендә шулай ук әлеге датага багышлап, тантаналы җыелыш уздыруы турындагы афишаларны күрергә була.

Людмила Кузнецова ассызыклаганча, Милли архивтагы “Тукай фонды” ел саен яңа ядкәрләр белән тулылана. Соңгы тапкырында биредә 2015 елда Казанда нәшер ителгән “Тукай – ядкәрләрдә” ике томлы китабын кабул итеп алганнар.

Күркәм гадәт буенча, Татарстан Милли архивындагы Габдулла Тукайга кагылышлы истәлекле документлар ел саен шагыйрьне искә алу көнендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда оештырылучы “Төп нөсхә” көнендә киң катлау җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә.

Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары

чыганак

Дусларым белән уртаклашам:

Other article