Елмаю

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Мин елмаю өләшәм – аласызмы?
Бушка өләшәм – салкын дөньясы
Бераз гына җылынсын, дип, юкса
Һәр тыкрыгы – котып оясы.
Һәр йортында – сиңа шат түгелләр
Киеп ала рәеш битлеген,
Чынаякка чәй агыза, үзе
Уйлый бирә һаман этлеген.
- Мин елмаю өләшәм – кирәкмиме?
Сискәнәләр.
- Бушка! Алыгыз...
Үзе бушка, үзе ихлас – кадере
Бетә калса, тотып ягыгыз!
Кыенсынып тормагыз, юк, рөхсәт!
Алда – яңа тыкрык, яңа йорт...
Яши болар артык пошынмыйча,
Һәм тир түкми – гүя алпавыт.
Җылыналар кичен хәмер белән,
Кояш нурын урлап – көндезен.
Җырлый-җырлый курчак тирбәтәләр:
- Йокла, - диеп, - бәбкәм, йом күзең...
Куандылар миңа – елмаюым
Булып куйды шундый кирәкле –
Әмма, йолкып плащ изүләрен,
Умырдылар аннан... йөрәкне.
...Киткән чакта ул йөрәкне кабат
Җөйләп тектем.
Юлга кузгалдым.
Каршы очрадылар елмаюсыз
Танышларым, ерак дусларым.
Алар көлде миннән:
- Тиледер син!
- Соң, әлбәттә...
- Килгән авылдан...
Елмайдым мин:
- Юкса күптән инде
Язган булыр идем акылдан.

13 май 2016

автор: Луиза Янсуар
*Жоан Миро картинасы.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article

17.02.2017
22.09.2016
05.09.2016
24.06.2016