БИЛӘР - 2016

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Табаннарга сыена да елый,
Кызган ташлар, көяз тукранбашлар.
Бик сагындык, диләр, син соң үзең
Ничек яши алдың бездән башка?!
Тасмаларын җилдә җилфердәтеп,
Каршы ала изге тавым, аның
Түбәсендә - изрәп торган тынлык,
Тоям хәтта үлән пышылдавын.
Сине тоям,
Хәтеремдә минем
Бер төн яши: Җидегәннән Җиргә:
- Өстегезгә афәт килә, бердәм
Булмасагыз, бетәчәксез, - дигән.
Тыңламадык кисәтүен, көлдек,
Илне басып алды, алды золым.
Җиңә алмый ничә гасыр буе
Оланнары, әнә, үз коллыгын...
Табаннарга сыена да елый,
Ничә гасыр буе елый ташлар:
Кемдер, бәлки, кубарыр да килеп,
Бездән яңа тарих төзи башлар...
Ә Җидегән...
Күрче, ул көннән-көн,
Җетеләнә һәм яктыра бара:
Вакыт, димәк, җиң сызганып, безгә
Торгызырга монда Яңа Кала:
Яшәр өчен ак тапларын юып
Тарихымның,
Һәм кадерләп - Сине!
Чәчләреңне чәчләремә үреп,
Йомшак кына исә Биләр җиле...

24 июнь 2016

Дусларым белән уртаклашам:

Other article

17.02.2017
22.09.2016
05.09.2016
15.05.2016