Женя (хикәя)

Аватар пользователя kalebtatar
Kalebtatar
15.08.2016 Әсәр
Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Ландыш Әбүдарова

1.

Дети – жестокие существа. (Маргарет Митчелл «Унесенные ветром»)

- Кызым-кызым, тор инде

Йокың туйгандыр инде,

Аклы ситсы күлмәгеңә

Бетләр тулгандыр инде.

Әбекәйнең шаян такмагын ятлап бетердем инде. Ул мине көн саен диярлек шулай такмаклап уята. Безнең авылда бакча юк, шуңа күрә мин кояш көрәк сабы буе күтәрелгәч кенә, йокымны туйдырып кына торам. Әбекәй үзе таң белән уяна. Уянгач, беренче итеп минем өстәге юрганны рәтли, аннан тавышсыз-тынсыз гына торып, юына, алдына ак яулык җәеп чәчен тарап үрә, юкарып беткән чал толымын баш артына төйнәп, аны кәкре тарак белән кадап куйгач, яулыгын кысып бәйли дә үзе турында көне буена диярлек оныта. Иң элек электр самавырына чәй куеп җибәрә, шкафтан ашъяулыкка төргән ипине алып кисә, өстәлгә җиләк яки чия кайнатмасы чыгарып куя, үтә күренмәле бизәкле савытка җимеш юып сала, суыткычтан каймак ала. Аның шыпырт кына йөрүенә карамастан, әни дә торып чыга, арт бүлмәдән әтинең тамак кырганы ишетелә. Кай көнне мин бу таныш тавышларга уянып, колак салгалап ятам, аннан соң бер киерелеп алам да борылып, янә мес-мес тәмле йокыга талам.

Менә әбекәй бүген дә такмагын көйли-көйли уятты. Үзе уята, үзе «бүген йоклап кына ята торган көн, урамда салкын җил исә, яңгыр ява, кара көзгә кереп барабыз», - дип сөйләнә. Аның сүзен җөпләгәндәй, тәрәзә артында җил шапылдап куя. Абау, уйнарга да чыгып булмас инде бүген. Мин сикереп торып, тәрәзәгә капланам. Айсылуны да чыгармаслар инде.

- Әбекәй, ә, әбекәй, кара әле…

- Нәрсә булды? – ди әбекәй чатлык арасыннан гына.

- Кәбир-муллалар турында нинди машина тора ул? – дим чия кызыл төстәге машинага ымлап. Безнең авылга мондый машиналар сирәк килә. Җәй башы түгел, кышка кереп барганда ниткән кунак йөрер икән?

- Кая? – Әбекәй дә тәрәзәгә үрелә. – Бер дә күренгән машина түгел, Кәбир-мулла да кунак көтәм димәгән иде.

Шулчак муллаларның ишегендә бөдрә чәчле бер апа пәйда булды. Аның артыннан озын буйлы абый кеше чыкты. Артларыннан ук Кәбир-мулла, аның Гөлйөзем абыстай күренде. Шул арада әллә каян бәләкәй генә бер бөдрә башлы кара малай килеп чыкты.

- Ә-ә, урыс кияве белән Фәүзия кайткан инде алайса. Малайлары бар дигәннәр иде, шушындый зур микәнни?.. Әйдә, төш тәрәзә төбеннән, күреп калмасыннар тагын, күзәтеп яталар, диярләр - дип әби мине куалый да башлады. Төште, ди! Монда шундый кызыклар булып ятканда, күздән ычкындыралар, димени? Урыс кияү, дигәннәре нинди була икән? Кара, урыс та безнең авыл кешеләре кебек икән бит. Малайлары да нәкъ минем шикелле, буе белән дә, төсе белән дә нәкъ безгә охшаган. Ике аяклы, ике куллы, мөгезе юк бугай,  Мирза бабайның төлке бүреге кебек күпереп торган бөдрә чәче генә каплап тормаса инде тагын.

Капканың бу ягына чыккач, теге урыс кияү Кәбир муллага кул биреп күреште, Гөлйөзем абыстайга баш какты да машинасына кереп утырды, матур киенгән апа икесен дә кочаклады, аннан соң теге бөдрә чәчле малайны бик озак кочаклап, ике битеннән кат-кат үпте. Шуннан соң алар машиналарына кереп утырып китеп бардылар. Малай кул изәп калды, тегеләр кузгалуга, абыстай аны үзенең шәленә төрмәкче булган иде, ул ялт кына әбисенең кочагыннан чыгып, бабасын җитәкләп алды. Шуннан өйләренә кереп киттеләр.

- Әбекәй, болар малайларын калдырып киттеләр, уйнарга чыгар инде безнең белән, име?

- Чыгар, кызым, чыгар, - ди әбекәй. - Әйдә, кил, битеңне ю да, ашап ал.

 

Безнең авылда русча сөйләшү гөнаһ саналган заман иде әле.  Саналмый ни, әбиләр тәрбиясендә үс тә, авыз тутырып көфер сүз әйтеп кара син!

 Өй түрендәге тәрәзә төбендә радиосы торса да, шул ук ахырзаман «яшниге» дә кадерле кунак итеп нечкә җептән ыргак белән үргән, аны ап-ак итеп юып, крахмаллап катырган җәймә өстенә утыртылган булса да, безнең авыл әбиләре аларны татарча сөйләгән вакытында гына кабыза, шулай итеп телне күз карасы кебек саклый иде.  Кичләрен безгә «Сак-сок» бәетен көйли, «Әлхәм» белән «Колһу алла»ны кабатлата, йокларга ятар алдыннан төнлә битне шайтан яламасын дип, мич авызындагы комганнан җылы су алып, битләрне юдырта. Минеке генә түгел, Айсылу белән Гөлназның әбекәе дә шулай итә. Без дә карышмыйбыз, әнинең русчасы «мама» икәнен белсәк тә, кычкырып әйтмибез: тьфү-тьфү, йә авыз пычраныр?! Әбекәйләр безгә шәһәр малайлары белән дә дуслашмаска куша. Юк, әлбәттә, уйнамыйбыз – бөтен әшәкелек шәһәрдән кайта, ди әнә әбекәй. Алма апа да шунда китеп кенә «бозылды», ди ул. Ничек бозылганын әйтә алмыйм анысы, әмма тырнагын кызылга буяп кайткач, әбекәй бик каты ачуланды үзен. Күз алдында бетертте, озын үскән, дип тырнакларын да кистертте. Юып кына бетми икән ул үзе – Алма апа кыра-кыра юды. Үпкәләмәде дә, каршы сүз дә әйтмәде, хәтта ки ирен читендә елмаю да бар кебек иде. Миңа матур кебек тоелган иде аның кып-кызыл тырнаклары, әбекәй әйткәч, ярамый торган эштер инде.

- Әбекәй, бу малай шәһәрдән кайтканмы соң?

- Фәүзия башкалада тора, диләр иде. Шәһәрдәндер инде, бала, - дип әбекәй алдыма йомырка тәбәсе китереп куя. Минем күз алдыннан китми генә бит теге малай. Эх, бүген үк уйнарга чыгып булмас микәнни инде? Көне дә ямьсез бит ичмасам, яңгыры ява.

- Әбекәй, ә безгә аның белән уйнарга ярыймы соң? – дим мин, аның шәһәрне бер дә өнәмәвен белгәнгә.

Әбекәй җитдиләнә төшә.

- Балалар бергә уйный инде, - ди ул сузып кына, эшеннән аерылмыйча. Мин чәемне чөмереп кенә эчеп бетерәм дә «Аллаһ әкбәр» дип бит сыпыра-сыпыра янә тәрәзәгә капланам. Тик урамда эт тә йөрми, салкын җилле яңгыр гына ява. Кәбир муллаларда да бер хәрәкәт юк. Мин теләр-теләмәс кенә, нишләргә белмәгәннән Алма ападан калган        мәктәп биштәремнән кәгазь-каләмнәремне алып рәсем ясарга утырам.

 

Бүген тәки уйнарга чыгып булмады инде. Ә минем шундый зур яңалыгым бар – күршегә бер кунак малае кайтты! Тизрәк шуны Айсылуга җиткерәсе килә. Аннан икәү бергә Гөлназга да әйтер идек. Гөлназ безнең өчебез арасында өлкәнрәге. Ул бездән бер башка озын да. Айсылу белән икәү генә булганда, без бер-беребезне тыңлыйбыз, Гөлназ чыкса, берсүзсез аңа гына иярәбез, чөнки ул бездән күбрәк белә. Аның әбисе дә күп укыган кеше. Суфый әби, диләр аны безнең авылда. Кушаматмы, исемме бу – күптән онытылган инде. Аның бу дөньяда белмәгән нәрсәсе юк бугай, нинди генә сүзгә дә җавабы булмый калмый, бөтен кешене өйрәтә. «Китап шулай куша», дип кенә бетерә ул сүзен. Шуннан соң каршы килеп кара син аңа. «Бу фани дөньяның чите ә-әнә тегендә, оланнар,  - ди ул таягы белән офыкка таба төртеп күрсәтеп. - Ә бакый дөньяның чиге юк. Ахирәттә бер генә нәрсәнең дә - рәхәтнең дә, газапның да чиге юк». Ахирәт дигәннәре турында ул безгә каз бәбкәләрен саклаганда сөйли. Ә безнең офык артында ниләр барын күрәсе килә. Шуңа да без бала-чага шуларны барып күрү өчен һавада оча, җирдә тәгәрмәчтә бара, суда йөзә торган җайланма уйлап чыгарырга хыялланабыз. Суфый әби безне «кяферләр», дип орыша, «шайтан коткысы», дип төкеренә. Без шайтан турында сорашабыз. Гел котыртып йөри торган булгач, шуктыр инде ул, дигән бер фикер кереп оялый башка. Кап-карадыр инде, ямьсездер. Ләкин тагын Суфый әбинең бәддогасын ишетмәс өчен дәшмибез. Соңрак Гөлназдан сорарбыз әле. Чөнки безнең Гөлназ үзен әбисенең урынбасары кебегрәк хис итә булса кирәк. Берәр сорау бирсәң,  җавапсыз калырга хакы юк, дип уйлый, барыбер берәр җавабын таба. «Шайтан күргәнең бармы?» дигәч тә, «Әби бер көнне генә куып җибәрде әле, бүтән килмәс инде, курка», - диде. Ә без аңа берсүзсез ышанабыз. Бу урыс малае турында да Гөлназга әйтмичә булмас. Ул нәрсә дияр бит әле?

 

Менә иртәгәне көтә-көтә кич тә җитте. Әти белән әни күптән инде эштән кайтып, малларны карап керделәр. Кичке ашны ашап, әни яккан мичкә киптерергә салырга дип алма турарга йөри иде. Шулчак капка ачылган тавыш ишетелде, бераздан ишек тә кактылар. Әбекәй җитез генә ишеккә китте.

- Әйдүк, әйдүк, Гөлйөзем, иминме? Бәрәкалла, кунагың да бар икән әле, - дип гөрли-гөрли көзге салкынча һаваны ияртеп килеп тә керделәр алар. Өлкәннәр кыймылдаганчы, артларыннан тагын теге кара малай тәгәрәп килеп чыкты.

- Әлхәмделлилаһ, Нурия. Үзегездә исәнлекме? Менә, Фәүзия бүген малаен кайтарып китте кияү белән. Әнкәй, Мишаны Сахалинга җибәрәләр, мине дә үзе белән ала, барып урнашканчы, баланы сездә калдырып торыйк әле, ди. Ул сорагач, каршы килмәдек инде, алып калдык. Кышка каршы бит… Көндез бик әйбәт кенә торган иде, кичкә таба күңелсезләнә башлады. Әнисе белән әтисен сагына, балакай. Шуңа бераз онытылып торыр, дип алып кердем инде…

- Бик дөрес эшләгәнсең, шулай-шулай, абыстай, - дип әбекәй аларны түргә әйдәде. – Ни атлы соң үзе?

- Женя. И-и, Нуриякәем, бер авыз безнеңчә белми, мин урысчасын аңлата алмыйм. Ничекләр аңлашырбыз?! Ярый әле, Кәбир бераз сукалый. Сезнең Зәйнәп белән дуслашып китмәсләрме, диюем иде.

Мин теге малай бу якка аяк басуга – шылдырт эчке бүлмәгә. Ишек чаршавы артыннан гына күзәтәм: менә нинди була икән ул урыс малае? Татарча да белми икән әле үзе. Кяфер инде бу, димәк. Абау, чәче! Нишләп алдында кәҗәкәй калдырып кистермиләр икән аны, бөдрә чәчен кызларныкы кебек үстергәннәр. Ул арада Женя бу өйдә үз ише барлыгын абайлап алырга өлгерде, минем качып  карап торганны да сизгән, ахры. Чишен, утыр, дигәнне дә көтмичә, өстен салып, ишек катындагы караватка атты да туп-туры миңа таба килә башлады. Мин исә елгыр гына караватка өеп куйган мендәрләр артына чумдым.

Гөлйөзем абыстай шук малаен:

- Жинә, улым, иди сюда, кил, - дип чакырып караса да, тегесе ишетмәде дә бугай, көлә-көлә эчке бүлмәгә килеп керде.

- А-ха, попалась, - дип мәче җитезлеге белән минем янга сикереп тә менде.

- Кит, кит, урыс, - дип чинап җибәрдем куркуымнан. Һәм гарьлегемнән елый ук башладым. Ул арада Гөлйөзем абыйстай белән әбекәй килеп керделәр, аш бүлмәсенән әни йөгереп килде. Абыстай малаеның кулыннан эләктереп тарта, тегесе карыша, үзе әллә нинди урыс сүзләре белән мине үрти. Әбекәй мине караваттан күтәреп алды да, артына яшерә башлады. Мин инде гарьлегемнән әбекәйнең итәк-чабуына урала-урала, үксеп елый идем. Шулчак әти белән әни Женяны русчалатып үгетләп алып чыгып китә алдылар шәт. Ул кичне мин әбекәйнең тезеннән төшмәдем, әбекәй дә кич буе әле аркамнан, әле чәчемнән сыйпап кына утырды. Тегеләр чыгып киткәч, җиңел сулап, Женяны менә мондый сүзләр белән орышты:

- Орчык кебек кенә малай, ә минем кызымның котын алды, юньсез! Ләгънәт төшкере, шайтан алгыры! Тьфү!

Орчык дигәннән, ул кичне Женя әбекәйнең бер орчыгын сындырды, бәйли башлаган оекбашыннан инәләрен тартып чыгарды, сәгатьнең күкесе кычкыра башлагач, аңа алма чүбе атты. Чылбырына үрелеп маташа иде, ярый әле абыстай күреп калды…

 

Икенче көнне яңгыр туктаганга сөен-сөенә мин Айсылуга элдерттем. Кичәге хәлләрне сөйләп бирүгә, Айсылу Гөлназ белән киңәш-табыш итәргә кирәк дип тапты. Ике атлап бер сикерүгә без Гөлназлар капка төбендә идек инде.

- Күрдем инде мин ул урыс малаен. Әби әйтә нәкъ шайтанның үзе, ди. Без таң белән үк Кәбир муллаларга менеп төштек инде. Йомыш бар иде. – Гөлназ бездән өлгеррәк булып чыкты.  

- Кичә Зәйнәпләргә кунакка кергәннәр алар, - ди Айсылу. Аның да тизрәк Женянын күрәсе килә иде. Без озак уйлап тормадык, алдан сөйләшкәндәй, Кәбир муллаларга таба киттек. Женяны уйнарга чыгарсалар, күрми калмыйк тагын.

Безне генә көткән кебек, килеп җитүгә атылып чыкты бу шайтан кебек кара малай. Авызы ерык үзенең. Аның каравы без бик җитди. Өчебез бер сафта басып торабыз каш астыннан гына карап, күз йомарга да куркыта – берәр мизгел күздән ычкынмасын тагын. Гөлназ бик батыр, без Айсылу белән икәү генә булсак, күптән табан ялтырата идек инде. Аның батырлыгы безгә кыюлык бирә. Шулай күпме басып торганбыздыр, Женя үзе сүз башлады:

 - Я Женя! А вас как зовут?

Айсылу белән минем дәшәсе юк инде, Гөлназдан җавап көтәбез. Ә ул тагын бер мизгел тын гына басып торды да бармагы белән Женяга төртеп күрсәтеп:

- Ааааа, пычрак авыз, пычрак авыз, тешләре черек кяфернең, - дип кычкырып көлә башлады. Кара, Женяның чыннан да алдагы сөт тешләре каралып тора икән. Безгә исә шул гына кирәк, Гөлназны эләктереп алдык та:

 

- Пычрак авыз, пычрак авыз, кяфер, - дип төртеп күрсәтә-күрсәтә йөгерә башладык.

Үзебез йөгерәбез, үзебез бөтен дөньяга ап-ак, тип-тигез булып тезелеп киткән сөт тешләребезне күрсәтеп көләбез. Гөлназныкы бигрәк энҗе кебек тезелеп тора. Сипкелле битендә аның ак тешләре бигрәк тә ачык күренә. Шулчак капка артыннан Кәбир мулла йөгереп чыкты. Ул «Аһ, сез, гөнаһ шомлыклары, бирермен мин сезгә кяферне!» дип куарга кереште. Бездә инде көлү түгел, исән-сау котылу кайгысы гына калды, чөнки Кәбир мулланың болай да бала-чаганы куркытырга яратканлыгын яхшы беләбез. Ул куркытуын куркыта, ә менә берәүне дә тота алганы юк әле. Тотса, нишләтәдер – белгән юк. Алла сакласын, бу турыда уйларга да куркыныч!

Ул кичне әни миңа «кешенең кимчелекләреннән, җитешсез якларыннан көләргә ярамый, алай әдәпсезлек була, тәрбияле-тәртипле балалар алай эшләми», дип үгет-нәсыйхәт бирде, әбекәй җайлы гына «тәкбберлек өчен кыямәт көндә җавап бирәсе була», дип Алла бабай белән куркытты. Мин инде үткән көнне кире кайтарып булса, мәңгегә дә алай эшләмәс идем, дигән тирән үкенү хисе белән вәсәвәсәле уйларга бирелеп йокыга талганымны гына хәтерлим.

Нишләргә инде: Женя миңа күрше генә тора бит әле. Аның минем белән уйныйсы килә, әти белән әни дә, әбекәй дә кыерсытмаска кушалар. Гөлназ дуслашмаска куша.

Кяферлеге йогар, дип куркыта. Кяферлек ничек йогадыр, әмма Женя татарча сүзләр әйткәли башлагач, эчкә җылы керде. Аның каравы мин дә хәзер кайбер сүзләрнең русчасын беләм. Әбекәйгә генә әйтмим белгәнмне. Гөлназга да. Суфый әбигә әйтсә, кяфер дип сүгеп ташлар. Айсылуның да Женя белән дуслашасы килә: бергә күңеллерәк бит, ләкин Гөлназдан курка.  Женяның әллә нинди уенчыклары, җебеннән тарткач, аяк-кулларын селкетә торган клоуннары, «Мама» дип кычкыра торган йомшак аюы, матур рәсемле китаплары күп. Мин алар турында сөйлим дә, Айсылу кызыга, Гөлназ гына үз сүзендә нык тора: шайтан ялтыравык белән котырта, ди. Суфый әбинең сүзләрен кабатлый инде, үзенең дә уйнап карыйсы киләдер әле.

 Женя безнең авылга тиз ияләнде. Татар телен дә экстерн гына өйрәнергә туры килде үзенә: безнең авыл «бандасына» керү билеты ул. Әниләре тегендә барып урнашканчы гына калдырабыз, дип китсәләр дә, яз җитте, җәй килде – кайтып алмадылар әле Женяны. Җәй җитүгә без көннәр буена урамда чаба башлыйбыз. Быел да тау башында кояш көнозын карап торган якта җир чыгуга, көн буена шунда мәш килә башладык. Женяны сызыклы, чүртиле уйнарга өйрәттек. Бу вакытта безгә Айсылу да кушылган иде. Әмма ул кайчак Гөлназ йогынтысыннан чыгып бетә алмый. Май ахырларына исә без каз бәбкәләре сакларга яланга күчәбез. Бу вакытта без котылгысыз рәвештә Суфый әби ятьмәсенә эләгәбез. Ул юлында очраган һәркемне туры юлга күндерүне үзенең изге бурычы дип саный, шуңа да безнең ише вак-төякне үз басымы астында тоту аңа берни тормый. Без уңга-сулга бер адым да атлый алмыйбыз: Суфый әбинең җыерчыкланып килгән йөзендәге чепи күзләре барысын да күреп тора. Ә менә Женяны башта ук сөймәде ул. «Теге кяфер» дип кенә җибәрә, исемен хәтерләп калуны кирәк дип санамады да. Женяның самокаты бар иде. Аың кяферлегенә түзә иде әле Суфый әби, ә менә самокат аның өчен соңгы тамчы булды.

 Хуш, көннәрдән бер көнне Суфый әби ата казын, ана казын, оясы белән бәбкәләрен, оныклары Гөлназ белән Илнурны, бәбкәләргә ашатырга дигән ипикәен алып төшеп кенә утырган иде. Көне дә кояшлы, җиле җылы, чирәме йомшак, туры юлга күндерергә бала-чагасы ишле, яр битләрендә йомшак, сусыл кычыткан бишенче яфрагын җибәреп утыра – ипигә бутап ашатырга җыеп кына алып килгән иде… Нәкъ шулчак Женя бахыр үз бәхетсезлегенә каршы, самокаты белән җилдереп килеп төшмәсенме яланга. Ата казы кеше төсле генәме? Иң беренче ул курыкты, метр ярымлы канатларын кага-кага бөтен яланга паника кубарды. Аңа безнең ата каз кушылды, Айсылуларныкы. Казлар каңгылдашкан тавыш бөтен яланны тутырды, без бала-чага каз бәбкәләре аналарының канаты астына кереп тулган кебек Суфый әбигә елыштык. Суфый әби исә безгә бер генә ысылдады: «Тотыгыз!» Гөлназның күзләрендәге нәфрәт Айсылуга да күчте, ул курку катыш нәфрәтле күзләрен Женяга төбәде. Гөлназның энесе Илнур инде Женяга таба чаба иде, Гөлназ аның артыннан. Менә-менә Айсылу шул якка ычкынырга тора. Мин хәзер ни булыр инде, дип тораташтай куркып калдым. Хәтта еларга да куркам. Бер якта тузгыган каз көтүе, икенче якта коты алынган Женя. Шулвакытта мин Суфый әбинең ниятен чамалап алам. Әстагефируллатәүбә, хәзер безне куркытуның иң үтемле чарасы чынга ашарга тора. Тыңламасаң, шуклыкланып йөрсәң, безне башта сыек чыбык белән куркыталар, ул да үтмәсә, ыштан төбенә кычыткан салам, диләр иде. Ыштан төбенә салынган кычытканның ничек көйдерәсен бераз чамалыйбыз: кулны гына чакса да, җан әрни. Ә монда!!! Ләкин моңа кадәр эшнең аңа кадәр барып җиткәне юк иде әле, безнең авыл тарихында җәзаның бу ысулын кулланылган очракларны безнең буын моңа кадәр хәтерләми. Менә хәзер!

Икенче мизгелдә Женя Гөлназ белән Суфый әби кулында иде. Өченчесендә Суфый әби кулындагы кычыткан Женяның ыштан төбендә юк булды…

 

2.

«Первый шаг в любви – это дружба, и последний – тоже».

Индийский фильм «Наступит завтра или нет»

 

 

Бу хәлдән соң Женя авылда озак тормады, аны кайтып алдылар. Бу турыда Женя әбисе белән бабасына сөйләде микән, юк микән – белмим, һәрхәлдә Гөлйөзем абыстай да, Кәбир мулла да ләм-мим бер сүз ишеттермәделәр. Әллә безгә генә ишетелмәгәнме? Миңа да әни дә, әбекәй дә бер сүз әйтмәде. Ичмасам, әйтсәләр! Нишләп дустыгызны кыерсыттыгыз, нишләп яклмадыгыз, дип сүксәләр?! Менә шулай үкенеч белән үзем генә калдым мин. Женяның арт саны янгандыр, ә минем җан әрни. Ичмасам, миңа да салса шунда Суфый әби. Берничә көн Кәбир муллалар турыннан үтәргә куркып йөрдем әле. Абый-апалар кечерәкләрне иске тунны кирегә әйләндереп киеп, дию пәрие яки папай булып кереп куркытканда, иң мөһиме – тоттырмау. Тота калсалар да, берни эшләтмәсләр иде бит инде, ә без чырыйлап кычкыра-кычкыра елыйбыз. Кәбир мулла да тотып нишләтер иде икән инде? Ләкин барыбер куркыта. Бу юлы тагын да дәһшәтлерәк итеп куркытыр иде, чөнки миңа аның хакы, минем гаебем бар кебек тоела.

 Женя исә башка безнең күзгә күренмәде.  Әллә гарьләнде, әллә үпкәләде шунда. Иртән торсам да, кич ятсам да, әбекәй белән икәү йоклый торган карават турысындагы тәрәзәгә үреләм. Бу гадәтем Женя кайткач ук башланган иде. Өйдәгеләр күнектеләр инде. Тик менә бу көннәрдә ешрак күз салам. Тәрәзә аша ул яшәгән өй каршыннан чебен дә үткәрмәсәм дә, без саубуллаша алмый калдык. Әллә кай арада гына кайтып алып киттеләр аны. Мин өйдә бит инде, киткәндә саубуллашырга керсә дә булыр иде… Үпкәләгән, димәк.

 

Еллар үтте. Бу хәл дә, Женя үзе дә онытылды инде. Гөлназ, Айсылу, мин – 12-13 яшьлек кызлар булып өлгердек. Борынга да ис керә башлаган чак. Безгә клубка кинога чыгарга рөхсәт бирә башладылар. Киномеханик Әхтәм абыйның кара афиша тактасына ак бур белән түгәрәкләп «Индийский» дигән язуын күрүгә безне бәхет баса – бүген клубка чыгабыз. Йөгереп кайтып кадерләп кенә яшереп саклый торган тартмадан 20 тиенне санап алып куябыз, беләзек яки башка берәр бизәнгечне барлыйбыз, бәлки әле әнинең сирень исле хушбуен сибәргә дә насыйп булыр…

 

Һай ул һинд кинолары! Гөлназ, Айсылу һәм мин – без тәмам һинд киноларының фанатларына әйләндек. Бер үк төрле кино ун тапкыр килсә, унысын да карыйбыз. Иң алгы рәткә утырып. Тын да алмыйча, елый-елый. «Джимми-Джимми-Джимми, ача-ача-ача» - безнең авызда шушы җыр гына. Алма апа почтадан яздырып, Мәскәүдән миңа һинд киносы артистларының аклы-каралы фотоларын кайтартты. Менә ичмасам байлык иде ул минем өчен! Шри Деви, Шаши Капур, Амир Кхан, Амитабх Баччан, Рекха, Мандакини, ә иң чибәре, иң кадерлесе – Митхун Чакраборти! «Мин Митхунга охшаган егеткә генә кияүгә чыгачакмын!» - дип бер-беребезгә сүзләр биреп бетердек. «Их, Һиндстанга барырга, андагы гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә иде!» - дип хыялланабыз. Нинди ефәк, өрфия кебек яулык яки чүпрәк, әниләрнең кирәкмәгән сәйләннәрен, алкаларын тапсак, шуны яшерен тартмага җыя барабыз. Берзаман Айсылуларга икетуган абыйсы һинд киноларыннан җырлар яздырылган кассета алып кайтты. Юләрләндек шуны тыңлап. Биибез, бертуктаусыз һинд биюе биибез. Тора-бара безгә тамашачы кирәк була башлады, клубта концерт куярга булдык. Репетициягә дип җыелабыз да башка номерларны аннан-моннан гына әзерләп, төп номерга күчәбез. Тегеләй итеп тә биеп карыйбыз, болай итеп тә. Ул кадәр әйләндерүгә, магнитофон түзмәде – теге кассетаны чәйни башлады. Аны күз карасы кебек кенә саклап тотабыз. Концерт көнен билгеләдек. Түземсезләнеп, дулкынланып шуны көтәбез. Әйтерсең лә, нәкъ шушы концерт безнең бөтен тормышны, язмышны үзгәртәчәк! Ул көтүнең рәхәт, татлы мизгелләре соң?! Концерттан соң нишләрбез – анысын уйлаган юк, әлбәттә. Мөгаен, йолдызлар булып уянырбыз инде.

Клуб мөдире апа каршы килми тагын – репетицияләргә дә рөхсәт бирә, концерт куярга да. Үзе дә булыша. Ләкин менә һинд биюен генә өйрәтә алмый – белмим, ди. Үзегезнеке әйбәт чыга, дип куандыра. Гәүдәләрегез килешеп тора, дигән була. Көне килеп җиткәч, белдерү язып элде, клуб идәнен юып, урындыкларны тезеп куйды. Печәннән соң дип тормаган халык – клуб шыгрым тулы. Пәрдә артыннан гына күзәтәбез. Безнең һинд биюен бииячәгебезне бөтен авыл белә иде инде, нәкъ шул номерны карарга җыелдылар. «Теге биюегезне дә башкарачаксызмы соң?» - дип аптыратып бетерделәр.

Кем нәрсә эшли ала: кайсы җырлый, кайсы татар биюе бии, кайсы шигырь сөйли, скетчлар да куйган булдык. Иң соңыннан төп номер – Һинд биюе! Аны игълан итәр өчен алып баручы Зөһрә апа үзе дә маңгаена кызыл төртеп чыкты. Магнитофон янына Гөлназның энесе Илнурны бастырдык – андый-мондый кассетаны чәйни башласа, ул тиз генә туктатып, әйләндереп җибәрергә тиеш булачак иде.

Ниһаять, киендек. Мин кызыл төстәгесен кидем, Гөлназ каяндыр зәңгәрсу төстәге ялтыравык ыштан тапкан, өстен дә килештергән, Айсылуга әнисе яшелдән тегеп бирде. Нинди сәйлән таптык – шуларны асып чыктык. Өчебез бер-бер артлы басып торабыз. Иң алда Гөлназ, мин аның артында, Айсылу минем арттан. Зал шым булды. Чебен очкан тавыш та ишетелми. Илнурның магнитофон төймәсенә баскан тавышына кадәр ишетелде хәтта. Китте бит музыка. Биибез, юк, очабыз гына - әйләнәбез, бөтереләбез, зал безгә кул чаба, артта малайлар сызгыра, аяк дөбердәтә! Менә безнең йолдызлы сәгать! Без елмаябыз, тик кассета гына тыңласын, магнитофон берүк кенә чәйни күрмәсен! Инде яртысын биедек, тигез генә чыга кебек инде үзебезчә. Шулвакыт клуб ишеге ачылып китте. Зал кем инде мондый вакытта бүлдереп йөри дигән кебек канәгатьсезлек белдереп, дәррәү ишеккә борылды. Безгә дә аермачык булып күренә ишектәге кеше. Ә анда… ап-ак, тип-тигез тешләрен күрсәтеп киң елмаеп Митхун басып тора! Кит инде, булмас, төштер бу!.. Шулвакыт магнитофон тасмасындагы җыр акрыная, «Джимми» дип ачыргаланып җырлаган кызның тавышы калыная. Чукынды инде болай булгач – чәйни! Без шып итеп туктап калабыз. Илнур тиз генә магнитофонны туктатып, кассетаны рәтләп, янә җырлатырга куеп җибәрә, әмма безнең беребез дә селкенми – безнең күзләр Митхунда, әй лә Женя бит ул! Кайткан бит, кайткан Женя! Әнә каршыда хыялның тере гәүдәләнеше булып басып тора. Күңелдән әллә ничә потлы ташны алып ыргыттылармыни – күңелгә җылы йөгерде, әллә ничә еллык үкенеч хисе сөртеп алгандай юкка чыкты.

 Билгеле, без аңа шушы мизгелдә өчебез дә үлеп гашыйк булдык. Ләкин бу вакытта без әле беребез дә Женяның кайсыбызны сайлаячагын белми идек. Без шулай ук аннан русча иркенләп сөйләш белмәвебез өчен оялып йөриячәгебезне дә белми идек. Җәй ахырына таба Женяның Гөлназны сайлаячагын да, аларның бездән кача-поса очрашып йөриячәген дә алдан күрә алмый идек әле шушы йолдызлы мизгелләребездә.

Август, 2016.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article

17.02.2017
22.09.2016
05.09.2016
24.06.2016
15.05.2016