Шундый таныш... һәм шундый чын...

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

"Петербургские тайны" фильмыннан башланды. Минем өчен.
Аннары - "Вас ожидает гражданка Никанорова", "Хозяйка детского дома", "Осенний марафон", "Одиноким предоставляется общежитие", "Сладкая женщина"... Иң беренчесе һәм иң кадерлесе "Гражданка Никанорова" иде бугай. Шулай хәтерлим. "Здорово, соседки! За чью жизнь переживаете?" - бу сүзләр безнең өчен, авыл кызлары өчен, бик актуаль иде.

Ә аннары, кат-кат карый торгач һәм үсә төшкәч, мин бу фильмның драматизмына да төшенә башладым. Шул чактан башлап, Наталья Гундарева гына тудыра алган комизм белән драматизмның мизгел эчендәге күчешләренә, берсе икенчесенә керешеп китә алуына соклануым кимеми. Арта гына бара. Торган саен.
Һәм - аңардагы Чынлыкка. "Уж очень настоящая" ул! Һәм таныш. Күршебез сыман. Үзебез сыман.

Гундареваның шундый сүзләре бар: " Я всегда играла на пределе возможного и, когда заканчивался спектакль, мне иногда казалось, что я умру сейчас". Йә менә монысы: "Я люблю, когда у меня душа с Богом разговаривает". Сәхнәдә күрү бәхете тәтемәсә дә, аның фильмнарында һәрчак әнә шул чикләрдән атлап чыга алуны күрәм. Гундареваны түгел, ә - Катяны, Вера Николаевнаны, Татьяна Шадурскаяны...

"Вас ожидает гражданка Никанорова" фильмын карыйк әле яңадан. Нәкъ менә бүген Гундареваны сагынуга башка мәгънә төсмере өсти кебек ул. Ә тел очында үткен, чая, булдыклы, кече күңелле, хыялый Катяның сүзләре бии...
______
- Смеётся, наверно, вся деревня надо мной?
- Да ради Бога, пусть смеются.
- Не дураки! Я бы тоже смеялась, будь они на моем месте.
______
- Я сумасшедшая, наверно, да? Я как влюблюсь в человека, ничего кроме своей любви к нему не замечаю. Очень уж хочется, чтобы человек настоящим оказался...

Дусларым белән уртаклашам:

Other article