Мөлдерәмә

Аватар пользователя kalebtatar
Kalebtatar
5.09.2016 Әсәр
Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Луиза ЯНСУАР

Түгелергә торган касә гүя –
Мөлдерәмә Күкләр,
Мөлдерәмә...
Саф Күкләрнең чиксез аръягында
Җиргә илһам илтер
Көндер әллә...

Чишмә булып тибә кабат хисләр,
Шаулап-күкрәп кушыла
Диңгезләргә.
...Бер бизмәнгә салып гөнаһларны,
Үлчәр Вакыт, безне
Тигезләр дә.

Түгелергә торган касә гүя –
Мөлдерәмә җаннар,
Мөлдерәмә...
Шул җаннарның төпсез упкынында
Җиргә иман илтер
Өндер әллә...

Дусларым белән уртаклашам:

Other article

17.02.2017
22.09.2016
24.06.2016
15.05.2016