Кайту

Аватар пользователя kalebtatar
Kalebtatar
22.09.2016 Әсәр
Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Автор - Лилия Гыйбадуллина

Кабат көзгә. Кыштыр-кыштыр көйгә.
Үзем - Үлмәсбикә кортка гүя.
Җылы оек кирәк, җылы өйләр...
Калын киен, йөрәгеңне сакла,
Урамнарда инде җилле, диләр...

Һәрбер җиле таныш, юкса, җирнең,
Һәрбер җөе таныш яраларның.
Күргәнем бар тәннән җан киткәнен,
Җирдә яңа кеше яралганын.

Һәрбер исе таныш, һәрбер хисе.
Бар ымнары таныш, бар сыннары.
...Бер йорт аша сиртмә кое иде,
Күперләре иде асылмалы...

Салкыны да таныш, ялкыны да,
Янган чак та булды, ялган чак та,
Караңгыга качар мәлләрем дә,
Тәрәзләргә ут ягылган чакта.

Мең сукмакта адашканым булды
Кайтыр юлны кабат бер эзләргә.
Инде күптән такта кагылса да,
Җирдәге иң газиз тәрәзләргә.

Аклы-каралы бу дөнья йөзе
Мең төсләргә керде. Минем хакка.
Хак дигәнем нахак булды кайчак
Һәм хакыйкать булды иң зур хата.

Кайта-кайта кабат бу көзләргә,
Кыштыр-кыштыр, Үлмәсбикә кебек,
Мин үзем дә, кара көзләр булып,
Йөргәләрмен төшегезгә кереп.

Кемдер җәза диеп кабул итәр,
Кем өзелеп көтәр, нәрсә әйтим.
Минсез көзләр ялгыз бу җиһанда,
Бу җиһанда мин көзләрсез ятим.

Бар сыннары таныш, юкса, җирнең,
Һәрбер ымы таныш, һәрбер тыны...
Кабат көзләр.
Кабат көзләр кайта.
Мин өзелеп көттем бу кайтуны.

"Композиция №4", 2014 ел
Рәссам - Рөстәм Салихов

Дусларым белән уртаклашам:

Other article

17.02.2017
05.09.2016
24.06.2016
15.05.2016