САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВАГА - 90 ЯШЬ

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Без барыбыз да бөек Пушкинны яраттыра алган рус теле укытучысы Евгения Александровна Насыйбуллинаны бик ярата идек. Ул безне бик күп шигырьләр ятларга мәҗбүр итә иде. Мин хәзер дә бу шигырьләрне яттан беләм.

Подруга дней моих суровых,
Голубка дряхлая моя…

Нишләптер без барыбыз да «голубка» дигән сүзне «головка» дип әйтә идек. Күрәсең, «головка» сүзе безнең өчен «голубка» сүзенә караганда аңлаешлырак булган. Ә Пушкинның нянясын мин Евгения Александровна кебек итеп күз алдына китерә идем...
________

Ул көнне Асаф мине йөк төяшергә чакырды. Бу миңа зур ышаныч күрсәтү иде. Башта арбага печәнне икәүләп төядек. Йөк шактый күтәрелгәч, Асаф миңа өскә менәргә кушты. Аның булышуын теләмичә, башта куып җибәрдем үзен. Барыбер ризалашырга туры килде. Чөнки чатырдап тотынган печәннәрем белән бергә йөктән кире ишелеп төштем. Назланып торып булмый, кичке уен түгел бу – эш. Җырда-биюдә бүтән кызлардан өстенлегемне сизә идем дә бит, эш дигәндә, алардан калышрак булып чыктым.

Барганда ук йөгебез икегә аерылды. Безнең ат иң арттан бара иде, хәзер бөтенләй туктап калдык. Арбаның ике ягына да тигез салынма­ган, күрәсең. Монда мин – печән өстендә тору­чы гаепле инде. Арбага печән төяү үзенә бер осталык сорый.

Алдагылар кайсы җырлап, кайсы шаян сүзләр әйтеп китеп бардылар:
– Серләрегез берексен!
– Җиргә печән җәеп, кияүләргә җыендыңмы әллә, Асаф?
Алар ераклашты, җыр тавышы гына ишетелә:

Көмеш балдагым кесәмдә,
Кызганамын кисәм дә.
Уф йөрәгем димәс идем,
Атнага бер күрсәм дә.

90 яшьлек юбилее уңае белән Саҗидә Сөләйманова турында "Шигъриятнең күкчәчәге" дигән яңа китап дөнья күрде. Тиздән аны китап кибетләрендә сатып алырга мөмкин булачак.

Әлеге китапта моңарчы беркайда да басылмаган истәлекләр, фотолар тупланган.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article