30 декабрь. «Татарстан дулкынында».

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Узган тапшыруыбызда без сезнең игътибарга Камал театрының кече сәхнәсендә Калеб яңа иҗатчылар берләшмәсе үткәргән Яңа дулкын – яшь шагыйрьләрне тәкъдим итү кичәсеннән язманың беренче өлешен тәкъдим иткән идек. Бүгенге тапшыруыбызда әлеге кичәнең 2 нче өлешен тыңларга чакырабыз. Кичәнең шарты буенча яшь шагыйрьләрнең бер шигырен башта Камал театры артистлары – Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, тинчурин театрыннан – Резидә Сәләхова, Гүзәл Галиуллина, Кариев театрыннан Илнар Низамиев укуында ишетерсез. Икенче шигырьне шагыйрь үзе укый. Аннан язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов, рәссам Булат Гыйльванов, шагыйрә Илсөяр Иксанова, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илшат Рәхимбайдан торган жюри шагыйрьгә үз бәяләрен бирерләр. Шагыйрьне икенче турга үткәрү яки үткәрмәү карарын кабул иттеләр. Ике кеше юк дисә, шагыйрь икенче турга үтми. Ә икенче тур – яшь шагыйрьләр һәм театр артистлары катнашында театраль-шигъри спектакль булачак. Кичәне Рүзәл Әхмәдиев алып бара, кичәнең режиссеры – Әминә Миндиярова.

аудио: http://radiotatarstana.ru/30-dekabr-tatarstan-dulkynynda-3/

Other article