18 декабря. “Татарстан дулкынында”.

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Күптән түгел генә Камал театрының кече сәхнәсендә «Калеб» яңа иҗатчылар буыны үткәргән «Яңа дулкын» – яшь шагыйрьләрне тәкъдим итү кичәсе Гүзәл Сәгыйтова һәм Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов укуында шигырь белән башланып китте. Бүгенге тапшыруыбызда Сезнең өчен әлеге кичәнең беренче өлешен тәкъдим итәбез.

Меңъеллык әдәбиятыбызның дәвамы бармы? Шигъриятебезнең киләчәге нинди? «Калеб» берләшмәсен әлеге кичәне үткәрергә шушы сорауларга җавап эзләү этәргән. Яшь шагыйрьләр белән эшләү берничә этапта булачак. Кичәнең шарты буенча яшь шагыйрьләрнең бер шигырен башта Камал театры артистлары – Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, тинчурин театрыннан – Резидә Сәләхова, Гүзәл Галиуллина, Кариев театрыннан Илнар Низамиев укуында ишетерсез. Икенче шигырьне шагыйрь үзе укый. Аннан язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов, рәссам Булат Гыйльванов, шагыйрә Илсөяр Иксанова, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илшат Рәхимбайдан торган жюри шагыйрьгә үз бәяләрен бирерләр. Шагыйрьне икенче турга үткәрү яки үткәрмәү карарын кабул иттеләр. Ике кеше юк дисә, шагыйрь икенче турга үтми. Ә икенче тур – яшь шагыйрьләр һәм театр артистлары катнашында театраль-шигъри спектакль булачак. Икенче турга кемнәр үтәр соң? Моны тапшыруыбыздан белербез.

 

аудио биредә: http://radiotatarstana.ru/18-dekabrya-tatarstan-dulkynynda/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article