ЗӨЛФӘТ ЗАКИРОВ

Аватар пользователя kalebtatar
Kalebtatar
18.04.2017 Илһам
Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфәт ЗАКИРОВ "ИШЕК" спектаклендәге каһарманнарның берсе.

ТЕАТР... Тамашачы уйлый торгандыр: театр кешесе, артист халкы үзгә тормыш белән яши, сәхнәгә чыгып уйный да, алкышларга күмелеп кенә яши, дип. Юк, безнең тормыш агымы нәкъ башкаларныкы кебек үк! Бары тик театр дигән икенче йортыбыз һәм андагы бердәм гаиләбез генә бар...

РОЛЬ ТӘГАЕНЛӘНГӘН КӨН – иң шатлыклы, куанычлы көн инде ул. Шул мизгелдән син очып кына йөри башлыйсың... Ләззәтле һәм иҗади татлы газап чоры башлана. Болар барысы да минем өчен бик мөһим. Төрле ысулларны куллана-куллана образыңны эзлисең. Режиссер белән эзләнү, күзәтү бара. Спектакль куелганнан соң, героемны үзгәртергә алынмыйм, фәкать профессиональ яктан үстерергә генә тырышам. Артист өчен чираттагы һәр спектакль яңадан, беренче тапкыр уйналган кебек.

"СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР"дагы Надир мәхдүм образы кабатланмас булырга тиеш иде. Спектакльдә моңа шактый басым ясала. Образны тудырганда, шактый кискен уй-кичерешләр аша узарга туры килде. Эчке тойгыларым режиссерныкы белән туры килгәнгә, сәхнә героебыз шулайрак килеп чыкты да инде.

ЯШЬ ИҖАТЧЫГА Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәк. Теләк кенә булсын! Яшьләр, беркайчан да куркып калмагыз, үзегезне сынагыз, башкаларга күрсәтегез. Бу тормышта хыялларны тормышка ашырырга, һичшиксез, кирәк дип саныйм. Татар баласына еш кына тыйнаклык комачау итә шул...

КИНО - ҮЗЕ БЕР ТОРМЫШ. Азмы-күпме бездә дә кино бар, мин канәгать. Татарстанда күпме талантлы, иҗат кайнарлыгы сүнмәгән иҗатчы яшәп ята. Алар белән әллә нинди олы проектларны да башкарып чыгарга мөмкин булыр иде. Безгә күптән инде Мәскәүне узып китәргә вакыт! Бу минем хыял гына түгел, дип уйлыйм... Ниндидер кузгалыш, дәртләнү, кабыну җитми сыман.

Әңгәмәдәш: Мөршидә Кыямова
Чыганак: http://intertat.ru/

Other article