ЯФРАКЛАРНЫ... БАРМАКЛАРЫ БЕЛӘН ТОЯ

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

27 апрельдә "УГОЛ" иҗат лабораториясендә узачак "ИШЕК" спектаклендә СҮЗ белән бергә ГАЛИҖӘНАП МУЗЫКА да ургылачак. Спектакль өчен махсус иҗат ителгән көйләр дә, гасыр башында Европа һәм Америкада хакимлек иткән джаз аһәңнәре дә, халыкчан, милли татар көйләре дә...

МИЛӘҮШӘ ХӘЙРУЛЛИНА

Якты ул. Гади. Зәвыкле. Кешеләргә игътибарлы. Ихтирамлы. Җаваплы. Һәртөрле экспериментларга әзер. Бу спектакльгә әзерләнгәндә, нинди генә иҗади идея тумасын, Миләүшә аңа алынырга әзер иде. Шигырьгә көй табу, дисеңме, кинәт кенә, һич уйламаганда, миңа хәбәре килеп төшүме: "Луиза, мин синең шигыреңә җыр яздым. Тыңлатасым килә..."

"КАЛЕБ" кичәләренең, спектакльләренең аерылгысыз клавиша хуҗасы - МИЛӘҮШӘ. Мин ансыз "КАЛЕБ"не инде күзалламыйм да. Ә "ИШЕК"ләрнең аргы ягындагы ДӨНЬЯНЫ - бигрәк тә. Чөнки ул андагы бакчаларда лепердәгән үләннәрне, яфракларны бармаклары белән тоя. Йомшак тәпиләре белән сукмактан атлап үткән пантераларның сак адымнарын пианинода сыздыра... АТМОСФЕРА тудыра.

Тиздән... сез дә ишетәчәксез!
___________

Миләүшә Хәйруллина Казанда туып үсә. 5 яшеннән фортепианода уйный башлый. 6 яшеннән - музыка иҗат итә. Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. Композитор буларак та, башкаручы буларак та чыгыш ясый. Күпсанлы камера-инструменталь, вокал әсәрләре авторы. Үзен оркестр белән эшләүдә дә сыный. Хәзерге көндә Казан дәүләт консерваториясендә укый. 2015 елда үзе өчен "КАЛЕБ" яңа буын җыенын ача һәм ике арада актив хезмәттәшлек башлана.
 

Other article