"ТУГАН ЯГЫМДА ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР ИРКЕН СУЛАСЫН ӨЧЕН..."

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Идел КЫЯМОВ

27 апрельдә "УГОЛ" сәхнәсендә куелачак "ИШЕК" спектаклендә Идел Кыямов каһарманы да булачак.

Идел 1995 елның 3 гыйнварында Казанда туа. Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясен тәмамлый. Гуманитар фәннәрне үз итә. Укудан тыш, йөзү, көрәш белән шөгыльләнә. Баянда һәм фортепианода уйнарга өйрәнә. «Дорога из города» бию театрында бию белән шөгыльләнә.

15 яшендә «Илдан-Лик» мода театрында моделинг курсларын үтә. Казандагы глянец журналлары өчен фотога төшә башлый. «Татар егете» бәйгесендә катнаша. Репетицияләр, йокысыз төннәр, иҗади эзләнүләр... – болар барысы да үз эченә бөтереп ала Иделне. Бәйгенең җиңүчесе булгач, киләчәктә үзен театрга багышларга ниятли. Казан театр училищесына татар эстрадасы бүлегенә укырга керә.

Бер ел укыганнан соң, 2012 елда, Токиога модель булып эшләргә китеп бара. Анда Иделне 2 айга «ACTIVA management» агентлыгы чакырып ала.

2013 елда К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына диктор-тәрҗемәче булып урнаша. Биредә 3 сезон эшли. 2014 елда Э.М. Ремаркның «Возлюби ближнего своего» әсәре буенча Резеда Гарипова куйган спектакльдә Людвиг Керн ролен уйный. Үзен театр һәм кино өлкәсендә сынап карый.

Армиядә диңгез пехотасында хезмәт итеп кайта. 2016 елның 9 маенда Җиңү Парадында катнаша. Кайчандыр ерак бабасы Кыяметдин шушы мәйданнан туп-туры сугышка барып кергән була. Идел аның эзләре калган шушы мәйданнан узуны зур горурлык дип саный.

"ХХI гасыр егетләре күпкә бәхетлерәк. Катлаулы чорда гомер итсәк тә, тормышыбыз аяз күк астында уза", - дип исәпли ул.

"Матбугат.ру" сайтына биргән бер интервьюсыннан өзек:

- Улларын армиягә хезмәт итергә озаткан әниләргә нәрсә дияр идең?
- Кайгырмасыннар! Горурлансыннар! Балалары бу юлны сайлаган барлык аналарга шулай дип әйтәсем килә. Димәк, улларыгыз рухи яктан көчле егетләр. Бик авыр мизгелләрдә Ленинград чолганышын искә төшерсеннәр. Без барлык көчне йодрыкка җыеп хезмәт итергә тиеш. Бер елны гына ерып чыксалар, чын яугирләр булалар. Бер ел үтә дә китә ул. Ә монда булган хатирәләр, дуслар йөрәкләрдә мәңгегә уелып калачак.

- Идел, чынлап әйт әле, армиядән качу, “откосить” итү теләге булмадымы?
- Укуны тәмамладым да Мәскәүгә эшләргә китмәкче идем, тик повестка килде дә, тукта әле, мин әйтәм, җиде ел качып йөргәнче бер елымны Туган илемә багышлыйм дидем. Туган ягымда гүзәл затлар иркен сулап, кулларында чәчәкләр тотып тора алсын өчен, без илебезнең икенче почмагында мылтык тотып торырга тиеш.

Бүгенге көндә Идел «Татарстан» телерадиокомпаниясендә алып баручы булып эшли.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article