"МИНЕМ ӨЧЕН ДӨНЬЯ ЧИКСЕЗ..."

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Зөлфия ГАЛИУЛЛИНА

27 апрельдә "УГОЛ" сәхнәсендә куелачак "ИШЕК" спектаклендә Зөлфия Галиуллина да булачак.

1996 елның 28 февралендэ Чаллы шәһәрендә туган. 2016 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Хәзер Чаллы драма театрында эшли. Үзәк китапханәдә балаларга актерлык осталыгы буенча дәресләр бирә.

Рольләре: А.Гыйләҗевның "Өч аршин җир"ендә - автор, Ж.-Б. Мольерның "Саран"ында - Клод, З.Кадыйрованың "Язмыш сынавы"нда - авыл кызы, И.Зәйниевның "Урман club"ында - бүре, М.Кәримнең "Ай тотылган төндә" спектаклендә - Шәфәк һ.б.

"Иң яратып уйнаган ролем - Шәфәк, - ди Зөлфия. - Пьесаны укыгач ук, аның персонажына гашыйк булдым. Бу образны тудыру җиңел бирелмәде. Озак эзләнүләр таләп итте. Нәкъ менә шунда мин актер профессиясенең тәмен татыдым да".

Әйтүенчә, ул хыялый кеше. "Минем өчен дөнья чиксез, - ди Зөлфия. - Аны бар кимчелекләре белән кочагыма сыйдыра алам. Шуның белән бәхетлемен дә!"
 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article