"СТИЛЬЛӘРНЕҢ ТӨРЛЕ БУЛУЫН ЯРАТАМ..."

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Анзор НӘБИУЛЛИН

27 апрельдә узачак "ИШЕК" спектаклендә Анзор НӘБИУЛЛИН да булачак.

"Мин музыка белән озак еллар дәвамында шөгыльләнәм. Бөтен вакытымны диярлек тавышымны камилләштерүгә багышлыйм, музыкаль яктан белемемне арттырам. Вокал буенча стильләрнең төрле булуын яратам, шулай да өстенлекне академик музыкага һәм эстрадага бирәм. Иң күңеллесе - стильләрне кушып, яңа аһәң хасил итү. Бу очракта музыкага җете-куе төсләр өстәлә һәм ул бөтенләй яңача яңгырый башлый..."

1988 елда Түбән Камада туа, аннан Яр Чаллыда яши. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада-джаз факультетын тәмамлый. Журналистика һәм педагогика белән шөгыльләнүен дә дәвам итә.

#ишек #дверь #шигъриспектакль#поэтическийспектакль #угол #калеб #тиздэн #скоро#калеб_ижат #калеб_шигърият #калеб_театр#анзорнэбиуллин #анзорнабиуллин

Дусларым белән уртаклашам:

Other article