"Супер кияү": Нурбәк Батуллин Нуриәхмәт Сафинны пластика аша сөйләшергә өйрәткән

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Татар биючесе, Г.Кариев театры хореографы Нурбәк БАТУЛЛИН татар милли мәдәниятен пластика аша дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрергә хыяллана. Бу хакта ул кичә Г.Кариев театрының 29 нчы сезоны ябылу һәм “Супер кияү” спектакле чыгу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтте.

Нурбәк Батуллин халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллин пьесасындагы сүз белән әйтелә торган фикерне өлешчә пластика теленә күчергән һәм Рәхмәтулла ролендә уйнаган Нуриәхмәт Сафинга да, спектакльдә катнашкан алты хатын-кызга да пластик хәрәкәтләр куйган.

“Пластика – универсаль тел, ул Америка, Африка кешесенә дә, итальянга да, чукчага да аңлашыла. Ул тән теле. Сүз белән алдап була, тән алдамый”, – ди Нурбәк Батуллин. – Шунысы да уңайлы: аңа тәрҗемә кирәкми”.

Нурбәк Батуллин алга таба аерым актерлар өчен хореографик спектакль кую турында да уйлаячак. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

* * *

Кариев театрына нигез салучы легендар актер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның юбилей кичәсен театр яңа сезонда, яңа сәхнәдә үткәрәчәк һәм Нуриәхмәт Сафинны өр-яңа образда тәкъдим итәчәк.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” пьесасы буенча куелган “Супер кияү” спектакле белән иртәгә 29 нчы сезонын яба. Кичә әлеге спектакль журналистларга тәкъдим ителде. Театр директоры Мансур Ярмиев: “Бөекләрнең юбилее ел дәвамында бара. Без вәгъдәбездә тордык – быел Нуриәхмәт Сафин өчен спектакль куеп җитештек”, – дип шатлыгын уртаклашты. Баш режиссер Ренат Әюпов Нуриәхмәт Сафин өчен куеласы спектакльгә материалны озак эзләүләрен, дөнья классикасын йөреп, Туфан Миңнуллинга әйләнеп кайтуларын әйтте.

“Алты кызга бер кияү” – авторның соңгы елларда язылган пьесаларының берсе. Ул Түбән Кама театрында да бар, Камал театрында да куелды, дөрес, сәхнәдә озак бармады. Әмма телевидение фондына кереп калган. Кариев театры җитәкчелеге Нуриәхмәт Сафин катнашкан спектакльләрнең озын гомерле булуын әйтә һәм спектакльгә озын гомер юрый.

“Мин моңарчы драма артисты фикерен сүз аша әйтеп бирергә тиеш дип яши идем. Гомерем буе автор сүзенә ябышып яттым, автор сүзе өчен көрәштем. Сүз аша гына биреп була, диалог, бары тик диалог дип уйлый идем... Ә бу юлы әсәрне сөт кебек сепараторга салдык та, әйләндереп каймак алдык. Анда әйтергә теләгән фикерләр катлам-катлам булган икән. Без бүгенгәчә пьесаны ачабыз”, – диде Нуриәхмәт Сафин журналистларга спектакль башланыр алдыннан. Ул бу спектакльдә үзенең бөтенләй карышмыйча эшләвен, режиссер белән хореографка буйсынуын, эш дәвереннән бик канәгать булуын әйтте.

Спектакльгә биюләрне театр хореграфы Нурбәк Батуллин куйган. Ул, 70 яшен тутырган Нуриәхмәт Сафинны бер дә кызганмыйча, сәгать ярым дәвамында сәхнәдә хәрәкәтләнеп торырлык итеп пластик хәрәкәтләр куйган.

Спектакльдә вакыйга бухгалтерия кабинетында бара. 60 яшьлек Рәхмәтулла Хөрмәтуллович кабинетта биш хатын-кыз белән утыра. Бүлек мөдире дә хатын-кыз. Хисапчылар көн дәвамында отчет язып, цифр санап кына утырмыйлар, җырлыйлар, бииләр, фикер каршылыклары да була. Рәхмәтулла аларның күңелен дә күрә, юата, шаярта да. Шушы гади генә хисапчыны Нуриәхмәт Сафин чын философ буларак ачкан. Бүлек мөдире кабинеттагы күңелле тормыш эш процессына комачаулый дип, Рәхмәтулланы аерым кабинетка утырта, әмма хатын-кызлар чират торып аның янына керә башлый. Үз тормышы да бал да май булмаган Рәхмәтулла аларны тыңлый, иң яшерен серләрен үз күңеленә сыйдырып юата, үзләренә теләктәш була белә, аларга тормышка мәхәббәт уята, киңәш тә бирә.

Сүз уңаеннан, Нуриәхмәт Сафин “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап итеп, үзенең дә театрдагы хатын-кызлар өчен “яраткан абыйлары” булуын, шул ук Рәхмәтулла ролен үтәвен әйтте.

Спектакльдә алты героиняны икешәр составта унике актриса уйный. Ренат Әюпов актрисаларны өр-яңадан ачуын әйтте. Рәхмәтулланың хезмәттәшләре ролендә беренче составта Рәмзия Закирҗанова, Лилия Низамиева, Энҗе Камалиева, Гөлнара Фазылҗанова, Алия Кәлимуллина һәм Гөлназ Галимуллина уйнады. Татарстанның атказанган артистлары Фирүзә Зиннәтуллина, Халидә Сөнгатуллиналарны икенче составта күрәчәкбез.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article