"Короче" кинофестиваленең конкурс программасына өч татар кинорежиссерының эше кергән

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рузилә Мөхәммәтова

Быел Калининград шәһәрендә уза торган “Короче” кыска метражлы V Россия кинофестивалендә Казаннан Салават Юзеевның «Мин – киллер» татарометражкасы, Әмир Сальяновның «Потерянный путь» кыска метражлы фильмы, татар кинорежиссеры Байбулат Батуллинның «Половинки» комедиясе катнаша. Әлеге фильмнар исемлеге кинофестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган.

Әмир Сальянов фильмында татар драма артистлары Рамил Вәҗиев белән Ирек Хафизов һәм Казан Яшь тамашачы театры актеры Евгений Быльнов катнаша.

«Фильмның сценарий авторы да, режиссеры да Әмир Сальянов үзе. Без фильмны кышкы салкында урманда ятып төшердек. Ул рус телендә. Башта сюжет аңлашылып бетмәгән кебек тоелган иде, җыеп куйгач, яхшы гына эш килеп чыккан. Калининград фестиваленә үтүебез бик шатлыклы хәбәр», – диде Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов

Байбулат Батуллинның фильмы Мәскәү аша тәкъдим ителгән. 

"Короче" кыска метражлы V Россия кинофестивале Калининград шәһәрендә 18-20 август көннәрендә үтә. "Биредә киң аудиториягә йөз тоткан югары сыйфатлы фильмнар катнаша. Фестиваль яшьләргә акчалата приз алу һәм кызыклы кинопроектлар буенча контрактлар төзү мөмкинлеге", – ди оештыручылар.

 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/03/145662/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article