Сәхнә идәненә ком җитмәде яки яшьләр татар язуының киләчәге юк дип саныймы?

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Фото: Салават КАМАЛЕТДИНОВ

Татарда шундый әйтем бар: "Әлифне таяк дип белмәгән". Аны надан кешеләргә карата кулланалар. Татар сәхнәсендә “Әлиф” дип исемләнгән хореографик спектакль куелачак, дигән хәбәр таралгач, күпләребез аптырашта калды...

“Калеб” яңа буын җыены яңа сезонны үзенчәлекле, атамасы ук аптырашка калдырган “Әлиф” хореографик спектакле белән ачып җибәрде. Г. Камал театрының Кече залына җыелган тамашачы яшьләрнең чираттагы “мөгезен” кызыксынып көткән иде шул.

 

Залда яшьләр белән бергә татарның күренекле сәнгать, әдәбият әһелләренең булуы да проект авторларына дулкынлану өстәде булса кирәк. Спектакль башлануга санаулы мизгелләр калганда гына әсәрнең төп каһарманы, биюче Нурбәк Батулла тамашачылар алдында сәхнә идәнен юып чыкты. Балет биючеләренең үзенә күрә бер ырымы булгандыр, дип юраргадыр моны...

“Әлиф” проектының режиссеры, сәхнәгә куючысы Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев, композиторы Эльмир Низамов. Ә биюче  Нурбәк Батулла  хореография теле аша гарәп хәрефләрен гәүдәләндерде, аңа музыкант егетләр һәм вокалист кызлар ярдәм итте.

Спектакльнең эчтәлеген исә режиссер Туфан Имаметдинов аңлатып узды: “... 1927 елда татар алфавитының латинга күчерелүе белән бәйле рәвештә татар халкы мәдәниятендә барлыкка килгән үзгәрешләр турында уйлана башладым. Гарәп каллиграфиясенә нигезләнгән татар алфавиты латинга күчерелә. 1939 нчы елда,  кирилл хәрефләренә күчү сәбәпле, 7 хәреф кыскартыла. Шунлыктан тел  үзенең тирәнлеген, аһәңлелеген югалта. Әлеге югалтулар нәтиҗәсендә, борынгы чорда иҗат иткән шагыйрьләрнең әсәрләре үз ритмы, формасы, рифмасы, стиле, ә иң мөһиме - беренчел мәгънә төсмерен югалта. Х гасырдан барлыкка килгән халык идеологиясе юкка чыккан дигән сүз. Сәхнәдә без шулар хакында бәян итәргә тырыштык. Сәхнә идәнендә ком  булырга тиеш иде. Техник сәбәпләр аркасында булмый калды. Нурбәк комнан башка да безнең фикерне җиткерә алыр дип уйлыйм”,- диде “Әлиф”нең режиссеры. Сүз уңаеннан, сәхнә идәнендәге комда биюче гарәп хәрефләрен сызып барырга тиеш булган.

Спектакльнең төп герое Нурбәк Батулла бер сәгатькә якын сәхнәдә тән сыгылмалыгы аша тулы бер алфавитны гәүдәләндереп чыкты. Өч өлештән торган спектакль гүя гарәп хәрефләрен тамашачы аңына сала, исенә төшерә. Сәхнә кырыенда басып торган кызлар Нурбәк күрсәткән хәреф исемнәрен атый һәм Тукай әсәренә иҗат ителгән “И туган тел”әсәрен, без җырлап күнеккән йомшак авазлар белән түгел, ә аерым бер ят тавыш белән башкарды. Аларда керәшеннәргә һәм рус милләтенә якынлык тоемланды, күрәсең, композитор тарафыннан махсус шулай уйланылган. Төгәлрәк әйтсәк, беренче кыз - Г.Тукайның "югалган" татар алфавиты ярдәмендә язылган "Туган тел" шигырендәге хәрефләрне, икенчесе - әлеге шигырьдәге сүзләрне, өченчесе шигырь юлларын яңгыратты.

Музыкант егетләр исә курай, думра, дөңгер борынгы уен коралларында биюче хәрәкәтенә яраклашып, аһәң биреп торды. Тамак төбе белән җырлау элементлары да тамашачыны борынгы чорларлардан уратып “кайтты”.  

Спектакльнең өченче күренешендә алдагы ике өлеш берләштерелә. Нурбәк шагыйрьне җанландыра, ягъни Тукайны. Залда утыручылар арасында Нурбәк Батулланы Тукайга охшатуын искә алсак, артист чыннан да образны җиткерә алды. Тән сыгылмалыгы, пластика аша гарәп имласын күрсәтеп чыгу егетнең физик ныклыгын күрсәтә, шул ук вакытта актер буларак образны да тамашачы күңеленә алып барып җиткерергә кирәк бит әле... 

Татарның язуы да тарихы кебек үк кебек катлаулы, гыйбрәтле һәм фаҗигале юл узган.  Проект авторлары бию, музыка аша шул чорларны сәхнәдән күрсәтергә омтылды. Сүз дә юк, Нурбәк максатын башкарып чыкты, әмма сәхнәдә ут бизәлешенең көче җитмәде шикелле. Зур экран аша гарәп язуның матур үрнәкләре өстәмә күрсәтелеп барса да, отышлырак булмас иде микән? Спектакльдә режиссер тарафыннан алдан уйланылган комның булмавы да үзен сиздерде булса кирәк. Ә инде яшь иҗатчыларның пессимистик рухка бирелеп, спектакль азагында милләтнең соңгы сулыш алуын тасвирлап күрсәтүе белән күңел килешеп бетмәде. Татар тамашачысы сәхнәдә күренешнең бәхет белән тәмамлануын күрергә ярата бит. Алдан юрап кую килешмәс иде, чынга ашуы да ихтимал...

 

Яшьләр кыю адым ясады

Татарстан дәүләт советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев:

- Татар яңадан гарәп язуына кайтырмы, юкмы, анысы бик шикле. Әмма без беркайчан да үзебезнең үткәнебезне рухи байлыгыбыз хакында онытырга тиеш түгел. Әлеге спектакль Тукайдан башлап, Кол Галиләрнең һәммәсен күз алдына китерергә ярдәм итә. Яшьләрнең мондый проектка алынуларына куандым. Яшьләр кыю адым ясаган. “Әлиф” спектакле яшьләр иҗатын халыкка якынайта. Татар теленең бүгенге халәте хакында уйланганда бу әсәр бик актуаль. Спектакль безнең гарәп язуы турында гына түгел, гомумән, татарның рухи тарихы хакында уйландыра. Биючене тамаша кылганда борынгы рун язуыннан башлап уйланып утырдым. Татарның үткән рухият тарихы күз алдымнан йөгереп узды. Спектакльдә бию, тән хәрәкәте аша күрсәтелгән хәрефләр хәзер инде безнең ымнарыбызда гына сакланып калган. Ә яшьләр милләт язмышы белән кызыксына икән дигән фикергә килдем.

 

Фольклорчы галим Генадий Макаров:

- “Әлиф” спектакле аша яшьләр үзләрен лаеклы дәвамчыларыбыз булуын  күрсәтте. Әле киләчәктә моннан да яхшырак проектлар белән сөендерерләр. Искиткеч талантлы музыкантлар, биредә мин яңа тембрлар ишеттем. Музыка, сүз, пластика барысы да бер-берсен тулыландырып торды. Проект дөньякүләм югарылыкта эшләнгән. Сәхнәдә шаманлык чорыннан килгән музыка аһәңнәре дә яңгырады. Мәсәлән, дөңгер, дәф тавышларын ишетү дә бик отышлы булды. Хәзерге заман бәрмә уен коралы бубинны тавышы да ишетелде. Димәк, бер уен коралында без төрле чор музыка стилен ишеттек. Бу алым музыкантларның профессиональ югарылыгын күрсәтә. Думбра бик милли яңгырады. Егетләрнең уңышына сөенәм.

 

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин:

- Спектакльне караганда эчке бер тураю сиздем үземдә. Үкенеч ки, премьерага унынчы сыйныфта укый торган улымны алып килмәдем. Ул да шушы әсәрне күрсен, гыйбрәт алсын иде. Идеясе бик шәп, әсәр аңлы, башы эшләгән татар җанлы адәмнәр өчен бик гыйбрәтле. Татар сәнгатендә вакыйга булырлык  спектакль килеп чыккан. Алга таба әле тагын да камилләшер, кайбер кимчелекләрен үзләре дә сизгәндер. Гомумән алганда, чын егетләрчә эшләнгән әсәр.

Татарда язу тарихы сәхифәләреннән:   

Татар халкының язу тарихы бик борынгыдан килә. Галимнәр фикеренчә, татарларның ерак бабалары борынгы болгарларның VII-VIII гасырларда хәзерге Татарстан җирләренә күчеп утырганда ук инде үз алфавитлары булган. Бу алфавит фәнни әдәбиятта рун язуы дип йөртелә.

Рун язуы язылган археологик материаллар төрки халыклар яшәгән һәр җирдә табылу рун язуының киң таралышы турында сөйли. Язу рәвешләре төрлечә булуга кара­мастан, аларның нигезе бер була. Соңга таба рун язуы кулланылыштан чыга, аның кайбер билгеләре теге яки бу максат белән кулланыла торган тамгалар рәвешендә генә сакланып кала.

Алтын Урда дәүләте чорында билгеле бер даирәләрдә, гарәп язуы белән бергә, иске уйгыр язуы да кулланылган. Гарәп язуы татарларда мең ел буе гамәлдә булып, үзенең соңгы көннәрендә ХХ гасыр башларында берничә мәртәбә үзгәртүләр кичерә. ХХ гасырның 20 нче елларында гарәп хәрефләре латин, ә берникадәр вакыттан соң кирилл язуы белән алыштырыла.

Татар халкы тарихында билгеле бер төбәкләрдә гарәп язуы белән янәшә уйгур язуын куллану да мәгълүм. Алтын Урда чорында хан сарайларында уйгур хәрефләре белән рәсми документлар, рәсми хатлар төзелгән (Туктамыш ханның Польша короле Ягайлога җибәргән ярлыгы, Тимер Котлугның уйгур һәм гарәп хәрефләре белән аслы-өсле язылган ярлыгы).

Татар язуындагы буталчыклар, читенлекләр турында беренче башлап фикер әйтүче К. Насыйри була. «Әнмүзәҗ» китабында ул татар телендә сузыкларның өч кенә түгел, ә ун икәнен күрсәтә, махсус хәрефләр белән билгеләп үтә. Әмма аның тәкъдиме гамәлгә кереп китә алмый.

1927 елның 3 июлендә Татарстан республикасы Халык Комиссариатлары Советы үзенең махсус ка­рары белән латин алфавитын татар теленең рәсми алфавиты дип игълан итә. 1930 елның 1 январеннан башлап Татарстанда яңалиф йөз процент гамәлгә куелган дип исәпләнә.

Латин алфавитына күчүгә каршы көчләр дә зур була. Чөнки аларның шактые гарәп язуын югалту, халыкның 1000 еллык язма мирасыннан аерылу икәнен яхшы төшенә. Шулар арасында Г. Ибраһимов, Г.Шәрәф, Г.Алпаров, Г.Сәгъдиләр була. Алар гарәп язуы­на реформа гына кертү ягында торалар.

Руслаштыру сәясәтенең көчәюе сәбәпле, 30-елларның ахырында рус әлифбасына күчү мәсьәләсе күтәрелә. Бу әлифбага күчү болай аңлатыла: рус һәм татар телен өйрәнгәндә, әле бер, әле икенче алфавит өйрәнеп торудан котыласың, рустан кергән сүзләрне русча язарга мөмкинлек туа, диючеләр табыла. (Рус графикасын татар теленә ярак­лаштыруны Н.И.Ильминский эшли: керәшеннәр өчен шул нигездә махсус язу төзи һәм ул алфавит керәшен татарларында алар яңалиф­кә күчкәнче саклана). 

1938 елда беренче вариантта алфавит игълан ителә. Соңыннан аңа татарның үзенчәлекле авазларын белдерү өчен хәрефләр өс­тәлә: ә, ө, ү, җ, ң, һ. Яңа алфавит 1939 елның 5 маенда рәсми рәвештә гамәлгә кертелә. Өстәмәләр 1941 елның 10 гыйнварында раслана.

Әмма бу алфавитның да гаять кимчелекле яклары кала. Шуңа күрә 50 нче еллар башында матбугатта аның кимчелекләре турында сүз башлана, қ, ғ, ω авазлары өчен махсус билгеләр булмау орфография кагыйдәләрен бик кыенлаштыра.

Фәнни җәмәгатьчелек яңадан латин әлифбасына кайту хакында фикерләр дә яңгырап уза.

Татар теле тарихында рун, уйгыр, гарәп, латин, рус язулары бер-берсен алыштырып гамәлдә булганнар.

Рус язуы үзе кириллица дигән әлифбага кайтып кала. Кириллица 863 елда славян мәгърифәтчесе Кирилл тарафыннан грекча чиркәү китапларын иске славян теленә тәрҗемә итү өчен төзелгән була. Русларда кириллица X гасыр ахырында, рәсми рәвештә христианлык кабул иткәч килеп керә.

чыганак: http://intertat.ru/madaniyat/s-khn-id-nen-kom-itm-de-yaki-yashl-r-tatar-yazuynny-kil-ch-gen-yshanmyymy/

Other article