Бүген Мәскәүдә татар композиторы Эльмир Низамовның мини-операсы яңгыраячак

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рузилә Мөхәммәтова

Татар композиторы Эльмир Низамовның мини-операсы бүген һәм иртәгә К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыка театрының Кече сәхнәсендә яңгыраячак. Бу хакта Эльмир Низамов үзе хәбәр итеп, театр белән кызыксынучыларны премьерага чакыра. Проект өчен ул Евгений Казачков белән берлектә “Коллонтай” мини-операсын иҗат иткән.

Мини-опера яшь композиторлар һәм драматургларның "коOPERAция" лабораториясе нәтиҗәсе булган музыкаль спектакль эчендә яңгыраячак.

Мәгълүмат өчен. Быел май аенда сигез композитор һәм сигез драматург "коOPERAция" лабораториясе кысаларында махсус дәресләр үтеп, мини-опера иҗат итү өчен парларга берләшкәннәр иде. Парларга өч солист һәм камера ансамбле өчен 14 минуттан да артмаган мини-опера әзерләргә тәкъдим ителгән. Сигез мөстәкыйль эш оештыручылар тарафыннан зур спектакльгә берләштерелгән. Куючы режиссер Екатерина Василёва, куючы рәссам Соня Кобозева, ут куючы рәссам Александр Романов.

Спектакль ике көн - 11 һәм 12 октябрьдә бара. Башкаручылар - Лабораториянең рәсми партнерлары булган "Актуаль музыка галереясе" ансамбле, "Ла Гол" тавыш театры, "RADI SVETA" театр компаниясе, "InterACTive" ансамбле һәм Мәскәү театрлары солистлары. Һәр операның визуаль чишелешен каллиграфлар командасы иҗат иткән.

Спектакльнең беренче көнендә Эксперт советы да эшләячәк.

"коOPERAция" лабораториясе — яшь композитор һәм драматурглар өчен К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыка театры белән берлектә оештырылган мәгариф проекты.

 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/11/150089/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article