“Әлиф” хореографик спектакль “Алтын битлек”кә тәкъдим ителәчәк

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Мөршидә Кыямова

“Әлиф” хореографик спектакле “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына проект авторлары хәбәр итә. 

Исегезгә төшереп узабыз, 20 сентябрь көнне Г. Камал театрының Кече сәхнәсендә “Әлиф”нең премьерасы булып узган иде. Спектакльнең идея авторы, режиссеры - Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, биюче - Нурбәк Батуллин, композиторы - Эльмир Низамов. 

Татарның язу тарихын чагылдырган әлеге сәхнә әсәре Казан тамашачысында зур кызыксыну уятты. Күп санлы сораулар буенча спектакль кабат 28 октябрьдә Профсоюзная урамы 19 йортта урнашкан Өйрәнчек театрында тәкъдим ителә.

“Әлиф” проект авторларына “Алтын битлек” комиссиясе номинант буларак катнашырга үзләре чыккан. 28 октябрьгә кадәр татар спектален сәхнәдән җанлы килеш тамаша кылырга да бәйге комиссиясе килергә тиеш.

Белешмә:“ Әлиф ” спектакле 3 өлештән тора: Беренче өлештә гарәп хәрефләренә нигезләнгән алфавит бию ярдәме белән языла. Хәрефләрнең атамалары яңгырый. Икенче өлештә өч кыз җырлый. Беренчесе - Г.Тукайның "югалган" татар алфавиты ярдәмендә язылган "Туган тел" шигырендәге хәрефләрне, икенчесе - әлеге шигырьдәге сүзләрне, өченчесе шигырь юлларын яңгырата.  Өченче өлештә алдагы ике өлешнең берләшүен күрергә мөмкин, ягъни әлеге өлештә Тукайның шигыре 3 тавышта яңгырый. Биюче шагыйрьне җанландыра. Мең еллар дәвамында татар халкы барлыкка китергән мәдәниятнең тәмамлануы күзәтелә.
 
Сәхнә әсәре аша проект авторлары аутентик татар җыры һәм гәүдә, җан авазы аша халык тарафыннан онытылып бара торган мәдәният катламын күрсәтә. Хәзерге заман кешесе өчен, әлеге төр шигырь текстларын уку мөмкин хәл түгеленә җан авазын ирештерә.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/10/150008/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article