“Алтын битлек” экспертлары татарның гарәп графикасында калган аһәңен аңларга тырыша

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА.

“Әлиф” хореографик спектаклен кичә тамашачылар белән бергә “Алтын битлек” театр премиясе экспертлары да карады. Экспертларның тагын бер өлеше Казанга 29 октябрьдә киләчәк. Бу мәгълүматны яшьләрнең “Калеб” иҗади берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова да раслады.

Искәртеп узабыз, 20 сентябрь көнне Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә “Әлиф” хореографик спектакленең премьерасы булып узган иде. Соңрак “Әлиф” хореографик спектакленең “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенә тәкъдим ителәчәге билгеле булды. Спектакльнең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, биюче - Нурбәк Батуллин, композиторы - Эльмир Низамов.

Спектакль тамашачыда зур кызыксыну тудырды. Күп санлы сораулар буенча спектакль октябрь аенда өч тапкыр Профсоюзная урамы 19 йорт адресы буенча Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында күрсәтеләсе хәбәр ителде. Спектакль кабат 25 һәм 29 октябрь көннәрендә күрсәтеләчәк. Башлана 19 сәгатьтә.

“Без татар теленең иске әлифбасын һәм иске имла белән язылган “Туган тел” җырын күрсәтәбез, - дип тәкъдим итте спектакльне башланыр алдыннан Туфан Имаметдинов. - Гарәп графикасы – икенче төрле уйлану, икенче төрле әдәбият. 1927 елда татар теле гарәп графикасыннан латиницага, 1939 елда кириллицага күчте. Әлеге үзгәрешләр җиде хәрефебезне югалтуга китерде. Башта уң яктан сулга таба, аннары сулдан уңга табу язу да аңга үзгәреш кертә”.

Туфан Имаметдинов спектакльнең өч өлештән торуын искәртеп үтте. Беренче өлештә пластика ярдәмендә алфавит языла, икенче өлештә Габдулла Тукайның “Туган тел”е пластика белән күрсәтелә һәм җырчылар тарафыннан яңгыратыла, өченче өлештә алдагы ике өлеш берләштерелә.

Спектакльнең структурасын режиссер биюче һәм хореограф Нурбәк Батуллинның пластикасына корган. Ком өстендә 50 минут дәвамында яланаяклы һәм яланөс биюченең һәр хәрәкәтендә трагедия ята иде. Кем образында иде ул – әле йомшак кына, әле кискен итеп хәрефләрне язучы каләмме, гарәп хәрефләре аша туган телен искә төшерүче хәтерме, әллә реформалар нигезендә мең еллык әдәбиятын югалткан, мәдәни кодын эзләүче татар кешесеме – һәр тамашачы сәхнәдәге Нурбәкне үзенчә кабул иткәндер.

Сәхнәнең арткы планында сул якта өч музыкант, уң якта өч җырчы аңа ярдәм итә. Музыкантлар арасында татар дөньясы өчен яхшы таныш җырчы һәм музыкант Базарбай Бикчәнтәев, курай, кубыз һәм башка этник уен кораллары остасы Илнур Коләхмәтов бар иде.

Спектакль аншлаг белән үтте. Тамашачы, нигездә, яшь буын иде. Өлкән буын тамашачыдан Нурбәкнең әтисе, халык язучысы Рабит Батулла, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз, Финляндиядә яшәп иҗат итүче татар музыканты, “Супертатар” төркеме җитәкчесе Дениз Бәдретдин килгән иде. “Чакырулы булсам да, билет алып кердем, – диде ул кулындагы билетларга ымлап. – Яшьләргә ярдәм итәсем килә”.

Тамашачы проект авторларын озак алкышлады.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/23/150880/ 

 

 

Other article