"УЕН АЗАГЫ" |"КОНЕЦ ИГРЫ": кызыклы фактлар

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Илшат РӘХИМБАЙ, оператор: Поезд белән булган сценаларны төшерү авыр булды. Иң зур кыенлык – электричкаларның расписание буенча йөрмәве. Торабыз шулай күпер астында. Йөрәк дөп-дөп тибә... Тиешле вакыт җитә – электричка юк! Көтәсең, көтәсең, һич уйламаганда, ул узып китә. Ә бер көнне, шимбә иде ул, инде поезд кирәкми, кирәкле кадрлар төшерелгән, менә узалар да узалар болар, узалар да узалар...

Ә бер көн гел уңышсызлыклардан гына торды. Безгә кояшлы, якты көн кирәк иде – иртән яңгыр сибәли башлады. Аннан актриса йоклап калган. Ул килеп кенә җитте – яңгыр тәмам коярга тотынды. Туктады, төшерә башладык. 2,5 сәгать төшердек, карыйбыз – дөрес булмаган форматта төшергәнбез. Ә ул 22 килограммлы камера, аны кузгату, кулда йөртүне күз алдына китерегез! Тагын 2,5 сәгать. 2 минутлык материалны көн буе эшләдек.

Кайтырга чыктык – машинаның аккумуляторы утырган. Land Roverның! Авылга барып, зарядка алып килделәр, көчкә кузгалып киттек. Шулчак мин аңлап алдым: фильмның энергетикасы бик көчле, бу уенга иблис үзе кушылды. Безне көрәштерер, сынап карар өчен! Күзләреңнән күрәм, син иблискә ышанасыңмы дип сорарга җыенасың... Ышанам һәм аның да миңа ышануына ышанам! Пүчтәк эшләргә кысылып, пүчтәк кешеләргә аяк чалып тормый ул!

Илшат РӘХИМБАЙ белән интервьюдан.

ЯЛКЫН журналы, 2012 ел, октябрь саны.

*Фотолар Илшат РӘХИМБАЙның шәхси архивыннан алынды.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article