Тормыш тузаны

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Эльмир Низамов музыкасы
Илсөяр Шиһапова сүзләре

Борма-сырма чаба юллар, 
Чабам һаман үзем дэ. 
Кая барсам, илтә сыман 
Юллар туган җиремә. 

Яр буенда үргән чәчем
Таратмасын җил генә,
Тормыш тузаны кагылды
Кер белмәс күңелемә. 

Еллар үтә бер туктамый 
Ни син, гөмер, ни яшәү?! 
Яшәгәндә кирәктер ул 
Ялкынланып бер күкрәү. 

Яр буенда үргән чәчем
Таратмасын җил генә,
Тормыш тузаны кагылды
Кер белмәс күңелемә. 

Чапсын юллар, үтсен гомер, 
Булсын газап-әрнүләр. 
Сагындырып килгән чакта 
Татлы була бәхетләр. 

Яр буенда үргән чәчем 
Таратмасын җил генә, 
Тормыш тузаны кагылды 
Кер белмәс күңелемә.  
 

Other article