"Калеб" җыены яшь татар иҗатчылары белән таныштырды

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Зилә Мөбәрәкшина.

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультетының Әлфия Җәббарова җитәкчелегендәге татар опера студиясендә яңа буын “Калеб” җыены кичәсе булды. Әлеге җыенда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Консерваториянең яңа бинасында опера студиясенә аерым өченче кат бирелгән. Җыенны башлаганда, "Калеб" җитәкчесе, консерваториянең татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Сәгыйтова татар теленең хәзерге вәзгыятенә басым ясады. “Татар телен саклап калуда бераз гына җырлар һәм шигырьләр аша да якын киләсе килә, чөнки һәрбер кеше: шагыйрьләр – сүз, җырчылар – җырлары, композиторлар – әсәрләре белән бу эштә үз өлешен кертергә тиештер”, - диде ул. Очрашуны фольклор ансамбле кызлары “Килдегез сез безгә” җыры белән башлап җибәрде.

Гүзәл Сәгыйтова, сүзен дәвам итеп, “Калеб” җыенының нәкъ менә Казан дәүләт консерваториясеннән “үсеп чыкканын” ассызыклады. “Кайчандыр, биш ел элек, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуарны чакыра идек. Дәресләр вакытында гел бәхәсләшеп, үзебезгә татар сәнгатен ничек алып барырга, нишләргә дигән сорау белән борчылган вакытта, үзебез нәрсәдер эшләп карарга булдык һәм “Калеб” хәзер ниндидер бер агымга әйләнде кебек”, - дип сөйләде ул.

“Калеб” җыенында шагыйрьләр, Казан федераль университетының “Әллүки” түгәрәгенә йөрүче яшьләр дә бар иде. Сүз Чаллыда яшәп, иҗат итүче, “Калеб”нең шагыйрәсе Лилия Гыйбадуллинага бирелде. “Дөрестән дә, Казанга бик теләп, сагынып килдем. Эшләрегез, иҗатларыгыз бәрәкәтле булсын”, - дип теләкләрен җиткерде ул. Шагыйрә үзенең әсәрен укып үтте.

Кичәдә халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады. Талантлы һәм татар җанлы баянчы егетләр арасында Халыкара “Татар моңы” яшь башкаручылар телевизион конкурсы лауреаты Илнур Галиев та бар иде.

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин сүзләренчә, нинидидер зур структураның кечкенә бер почмагында утырганчы, зур булмаган булса да, ләкин тулысынча үзеңнеке булуы әйбәтрәк. “Бинаның җылы миллилек һәм милли яктылык белән тулуына ышанасым килә ”, - дип белдерде ул.

Гүзәл Сәгыйтова май аенда Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсының премьерасы булганын, аңа кадәр консерваториянең опера студиясе “Башмагым”, “Алтынчәч” операларын сәхнәгә чыгарганын искәртеп узды.

"Киләчәктә, әле Әлфия Җаббарова булганда, башка татар әсәрләре дә куелыр дигән ышанычта калам мин, чөнки бер башлап йөрүче һәм татар теле өчен янып торучы кеше кирәк. Әгәр дә андый кешеләр бар икән, димәк, татар мохитен акрын гына булса да, консерваториядә һәм башка җирләрдә саклый алабыз. Әлфия апа эшне кузгатып җибәрә икән, шунда ук “Татарика” оркестры татар музыкасын уйнарга, өйрәнергә тиеш була. Башка милләт кешесе, бәлки, татар әсәрләрен башкарттырмас та иде. Киләчәктә дә татар әсәрләре булыр дигән өмет яши”, - диде ул.

Фольклор әсәрләренә килгәндә, Геннадий Макаров болай диде: “Хәзер инде ул үрнәкләрне артистлар җырламый, безнең әле онытылган хәзинәләребез бик күп. Гаилә, ана белән кыз, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турындагы сюжетлы көйләр бихисап бездә”.

Кичәдә ХХ гасыр башы шагыйре Сәгыйть Сүнчәләйне дә искә төшерделәр. Ул бик музыкаль кеше булган: скрипкада, мандолинада уйнаган. Аның 1910-1911 елларда Габдулла Тукай белән хатлар язышканы мәгълүм. Шул хатларның берсен Казан театр училищесе студенты Рәшит Вәлиуллин укып үтте.

Яшь музыкант Зөлфәт Вәлиуллин консерваториянең 4 курс студенты Азат Нургаянов белән Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзек уйнады. “Зөлфәтне композиторлыкка укырга күндерәсе бар әле, аның үз әсәрләре дә бар. Анда миллилекнең шул дәрәҗәдә уңай күренеше чагылыш тапкан”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Консерватория аспиранты Лилия Җиһаншина мөнәҗәт башкарды. Иҗатында милли тематиканы яктырткан Булат Ибраһимов “Ике телсез” шигырен сөйләде. Шулай ук кичәдә шагыйрәләр Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар да чыгыш ясады.

Консерваториянең фортепиано факультетының 5 курс студенты Миләүшә Хәйруллина композитор буларак үзенең “Татар көенә фантазия” әсәрен яңгыратты.

Очрашу студентлар башкаруындагы керәшен җыры белән тәмамлады.  

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/06/151727/

 

 

 

 

 

Other article