Байбулат Батуллинның "Половинки" фильмы "Золотой Орел" премиясенең лонг-листына кертелгән

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Рузилә Мөхәммәтова

Татар режиссеры Байбулат Батуллинның “Половинки” кыска метражлы нәфис фильмы "Золотой Орел - 2017" премиясенең лонг-листына кертелгән. Бу әлеге исемлектә бердәнбер Татарстан режиссеры фильмы. Ул “Иң яхшы кыска метражлы фильм” номинациясендә 25 фильм арасында урын алган.

Кинематография өлкәсендә бирелә торган «Золотой Орел» милли премиясе эксперт советы тәкъдим иткән фильмнар исемлеге Россия кинематография сәнгате һәм фәне милли академиясенең рәсми сайтына бүген урнаштырылды. Лонг-листта Алексей Учительнең “Матильда”, Андрей Звягинцевның “Нелюбовь” кебек танылган фильмнары бар. “Иң яхшы сценарий” номинациясендә Башкортстанда төшерелгән “Из Уфы с любовью” фильмы да бар. Аның сценарий авторы – Айдар Акманов. Режиссеры – Айнур Аскаров.

«Золотой орёл» – Россиянең милли кинопремиясе. Россия кинематография сәнгате һәм фәне милли академиясе тарафыннан гамәлгә куелган. 2002 елда бирле тапшырыла. Фильмнарны номинацияләр буенча Эксперт советы тәкъдим итә. Премия Академия әгъзаларының тавыш бирүе юлы белән сайлана. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/13/152262/

Other article