Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА: "Татар милли мәдәниятенең асыл нигезләрен" (“ӘЛИФ” хореографик спектакленә бәяләмә)

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова "Әлиф" спектакленә карата фикерен белдерә.

Урысча күп сүзең, азы татарча,

Белалмыйм, кем син — урысмы, татармы?

Ничектер белмәдек исме шәрифең:

Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?..

Дәрдмәнд

Күп гасырлар буе татар халкының үз уй-фикерләрен ирекле белдерергә, белем алырга, үсәргә бер мөмкинлеге дә булмаган, шуңа карамастан, бөтен өметен һәм ышанычын, үзе өчен изге һәм күренекле булган бар нәрсәне халык җырга күчерә алган. Безгә гасырлар тирәнлегеннән килеп җиткән җырлар – тарихның горур, ирек сөючән илчеләре. 

               Аяз Гыйләҗев. “Эзләремне эзләдем”

Бүген татар мәдәниятенең язмышы 90 нчы еллар чорында мәктәп тәмамлаган буын кулында. Ул чорны без, гадәттә, “суверенитет дәвере” дип атыйбыз, шушы елларда татарларның милли яшәешен яңадан торгызыр өчен тырышу булды. Бер гасыр элек милли зыялылар, җәдитче мәктәпләре булдырып, безгә олуг бер мирас туплап калдырды. Алар меңъеллык тарихы булган татар-мөселман мәдәниятен һәм дөнья мәдәниятенең алдынгы казанышларын берләштереп, шулар нигезендә Яңа дәвер татар мәдәнияте булдыра алды. “Алтын гасыр” дип аталырлык бу чорны татарлар һәрвакыт сагынып һәм горурланып искә ала. Кызганычка каршы, советлар чорында бу мирас белән бәйләнеш югалды. Татарның милли мәдәният турында бик аз гына хәбәре булган өч буыны үсеп җитте.

Бүгенге көндә барган үзгәрешләр, борылыш чорында сынау рәвешендә куелган “Әлиф” спектакленең барлыкка килүе, һичшиксез, татар җәмгыяви фикерендә бер күрсәткеч булырлык вакыйга. ХХ-ХХI  гасырлар чигендә татар милли мәдәниятенең бетү куркынычы турында күп сөйләнде, хәзер дә әлеге сөйләшүләр туктамый. Кайчак бихисап сүзләр эчендә фикернең асылы күмелеп-югалып кала. Мәдәниятне саклау һәм үстерүнең махсус программалары бар, әмма җәмгыятьтә һәлакәтнең котылгысызлыгын аңлау көчәя бара. Чыннан да, югалтулар шулкадәр зур, алар инде бетү, үлем хәленә җитү төсмере алды. Дистә еллар буе безне тамырларыбыздан баш тартып, дөнья казанышларына нигезләнеп үсә алабыз, дип ышандырдылар, иң беренче чиратта совет, рус мәдәнияте нигезендә. Һәм без бүген, ачынып һәм сызланып, бу юлдан баруыбызның бернигә дә китермәвен, бушлык алдында калуыбызны танырга мәҗбүрбез. Тамырсыз агач корый... Милли мәдәният белән бәйле аяныч хәлнең тамырлары да шушында. 1990нче елларында яшәп тә, без милли идеяне ачык билгели алмадык, гәрчә гореф-гадәтләребез белән элек булган элемтәләребезне яңадан торгызу өчен аз эшләнмәде. Тик бу белемнәр татар халкының гомум аңына ныклап кереп урнаша алмады, бары галимнәр, мәдәният әһелләре генә бу яңарышны сизде, аны кабул итүчеләр булдылар.

“Әлиф” спектакленең өч өлеше тамашачыны 1920 нче еллар ахырында татарларга кичерергә туры килгән мәдәни һәлакәтнең никадәр зур һәм киң колачлы булуын аңлауга әзерли. Тарихи вакытлар төтененә уралган ярым караңгы сәхнә түреннән, комнардан яралып, Әлиф хәрефе үсеп чыга. Режиссер Туфан Имаметдинов баштан ук тамашачыны игътибарлы булырга чакыра: спектакльне аңлар өчен, аның билгеләренә яшерелгән мәгънәне чишәргә кирәк. Биеп торучы хәреф, бер яклап, Конан Дойльнең 1903 нче елда язган “Биюче нәни кешеләр” (“Пляшущие человечки”) хикәясенә ишарә итә, шул ук вакытта  тамашачыны күпләргә аңларга кыен булган яки кайчандыр югалткан мәгълүматның шифрын, кодын кабул итәргә әзерли. Шулай итеп, спектакльнең интригасы төенләнә.

Икенче яктан, биеп торучы хәреф үле тел билгесенең потенциалын гәүдәләндерә. Әдәбият энциклопедиясендә биюче кешеләр билге буларак Пасха утравында (кохау-ронго-ронго) табылган агач такта кисәкләрендә үк очрый, диелгән. Ронго-ронго билгеләре телен аңлаган соңгы кеше – Вике 1866 нчы елда дөнья куйган. Хәзер галимнәр гомумән бу билгеләрнең ни аңлатканын белә алмыйча азаплана (Карагыз: Фёдорова И. К. Говорящие дощечки с острова Пасхи. Дешифровка. Чтение. Перевод. - СПб., 2001. - 382 с.).

Шул ук вакытта ком һәм Әлиф хәрефе спектакльнең урын һәм вакыт берлеген – хронотобын бик төгәл белдерә. Гарәп язуы VI гасыр башында барлыкка килгән дип санала. Безнең әби-бабаларыбыз аны ислам кабул иткәч, Х гасырда куллана башлый. Һәлакәткә илтүче юл башланган дата - 1927 нче елның 3 нче июле. Нәкъ шушы көнне дәүләт татар язуын башта латин әлифбасына, аннары кириллицага күчерергә хәл кыла (ТАССР халык комиссарлары шурасының 1927 ел 3 нче июль карары). Бу югалган мәдәният сулышын тамашачы беренче мәртәбә спектакль башланганчы ук, сулдан уңга ачылышлы программканы кулына алгач та тойды.

Комда калдырган эзләр безне Тукай дәверенә, Дәрдемәнднең үзе үк бер символ булып торган “Без” шигыренә илтә: «Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз... / Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!». Шагыйрьнең без мәкалә башында китергән дулкынланып язган дүртьюллыгы да безгә - ХХI гасырга мөрәҗәгать булып тора: 

Урысча күп сүзең, азы татарча,

Белалмыйм, кем син — урысмы, татармы?

Ничектер белмәдек исме шәрифең:

Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?..

Спектакль аңлатырга теләгән дөньяга карашның үзәк фикере менә шулай формалаша.

Биюләрне куючы Марсель Нуриев һәм биюче Нурбәк Батулла иске татар язуы хәрефләре биюен иҗат иткәндә суфыйлар әдәбиятында очрый торган хәреф символизмы потенциалына нигезләнгәндер, дип фаразлый алабыз. Мөселманнар гарәп әлифбасы шрифты аркылы Аллаһ Тәгаләдән килгән белемнәр тапшырыла дип саный. Хәрефләр, бер яклап, Аллаһ Тәгаләнең олуглыгын чагылдыра, икенче яклап, алар “Аллаһтан аерымлы булган бер нәрсә, алар күз белән күреп, аң белән аңлап булмый торган әйберләрне  пәрдәләп торучы, һәм шул мистик дөньяны күрүче кеше бу пәрдә аша үтеп керергә тиеш” (Карагыз: Шиммель А. Мир исламского мистицизма. – М.: Алетейа, Энигма, 2000. – 416 с.).

Спектакльдә биюче - Коръән мифологиясендәге каурый-каләмгә якын – тәкъдир каләменең язганнарын үзгәртеп булмый, чөнки, хәдистә әйтелгәнчә, “каләм инде корыган”. Шул ук вакытта мистиклар үз хезмәтләрендә каурый-каләм символизмына тагын бер караш турында да тәфсилләп яза. “Адәм баласының күңеле Аллаһ Тәгаләнең ике бармагы арасындадыр, ул аны ничек теләсә, шулай әйләндерер” дигән мәшһүр хәдистән чыгып фикер йөрткәндә, матур язу остасы кулындагы каләм үзе язган хәреф һәм сурәтләрне үзе аңлый алмый, аларның мәгънәсенә төшенү аның өчен булдыра алмаслык эш, дигән фикер китерелә.

Борынгы мистиклар әлифне Аллаһ сүзенең беренче хәрефенә әйләндергән. Бу хәрефнең мистик-шигъри көчен формалаштырып, алар аның: Каләм, аягүрә басып торучы гәүдә; көтүче таягы, фаллос, йөзне икегә бүлүче борын сызыгы; йөрәкне ачучы сузык аваз, туры сызык – әлифбадагы бөтен хәрефләрнең нигезе; бердәнбер “сәламәт” хәреф, чөнки калган хәрефләр кыегайтылган, – булуын күрсәтә. Менә ни өчен әлиф хәрефен сурәтләгәндә биюче көчле хәрәкәтләр белән күкләргә юнәлгән ниндидер туры сызык гәүдәләндерә, ул сызык аның тәнен бер-берсенә симметрияле ике кисәккә бүлә. Шигый мөселманнар эчендәге хуруфилар (“саннар белән эш итүчеләр”) дип аталган төркемендә бер теория яшәгән: “әлиф ул хата-и истива, борын йөзне бүлгән экватор шикелле, һәм ул гадәттәгечә Аллаһка түгел, ә Имам Галигә туры килә”.

Уч төпләренең сыгылмалы хәрәкәте һәм кул чабулар аша Нурбәк Батулла ба, та, са хәрефләренең көймә формасын китерә, бу хәрефләр нокталар саны белән аерыла. Бу вакытта аның биюе заманча брейк-дансны хәтерләтә башлый.

“Балык”ны аңлаткан Н (нүн) хәрефен ясаганда Н.Батулла хәреф формасының түгәрәк булуын ассызыклап күрсәтер өчен, учларын әкрен генә, дога кылгандагы кебек түгәрәкләп куя. Ә Җим хәрефен күрсәткәндә аның хәрәкәтләре, киресенчә, аскетлык рухы, тәртипкә салынганлык белән тулып тора башлый, алар кызу һәм ашкынулы.

Кяф хәрефе образы бик тәэсирле килеп чыккан – аны күрсәткәндә учлардан аккан ком Каф тавы сурәтен ала.

Кызганычка каршы, спектакль барышында еш кына хәрефләр дөрес әйтелми, шуның аркасында тамашачы биюченең теге яки бу хәреф формасын ясап күрсәткәндәге осталыгын тулысынча бәяли алмый. Бию вакытында Н.Батулла хәрефнең биеклеген дә, сузылу озынлыгын да оста гәүдәләндерә. Мәсәлән, Һа хәрефенең кушылып язылганын искәртү өчен ул хәреф образына агылып торган ком куша, шулай итеп, күләмле һәм тәэсирле образ туа.

Соңгы Йа хәрефенең катлаулы язылышын Н.Батулла үз тәнен киеренке бору аша күрсәтә.

Теге яки бу хәреф образы ачыграк аңлашылсын өчен, биюче еш кына хәрефнең сурәтен комга төшерә. Сыгылмалы гарәп графикасы Н.Батулла башкаруында – энергия төере, ул меңъеллык мәдәни гореф-гадәтләр эчендә урнашкан, бу энергия һәр хәрефтә йөрәктәй тибә, аннан тирә-якка матурлык, акыл һәм белем бөркелә. Бу яктылык һәм караңгылык уены ярдәмендә ассызыклана. Спектакль башында ук Н.Батулла гарәп хәрефләрен биегән урын өстендә ут табы кабына, ул тамашачының күз карашын тартып тора, игътибарын читкә җибәрми.

Спектакльнең беренче кисәге Шәрыкка йөз тота, шуңа да сәхнәдәге хисле мохитне булдыруда музыкантлар – курай, думбыра, кубыз, дәфтә уйнаучыларның роле зур.

Спектакльнең икенче өлешендә биюче хәрефләрдән Габдулла Тукайның “Туган тел” юллары төзелә. Кырган башлы, яланаяклы, шәрә гәүдәле биюче бераз бөек шагыйрьнең үзен дә хәтерләтә. Дәф барабаны спектакльгә ритм бирә. Тик җырчы кызлар бу җырның һәркемгә кадерле булган һәм гимнга әйләнгән таныш версиясен түгел, ә композитор Эльмир Низамов язган көйгә салынганын җырлыйлар. Җырчы кызларның тавышы тудырган авазлар әйтерсең сәхнәне һәм залны өстеннән үк күмеп ташлый, бу авазлар тамашачыга комачау итә: алар Н.Батулланың дөрес бию хәрәкәтләре, грациясе, шаккатмалы сыгылмалылыгына сокланырга комачаулый.

Без шунысын аңлый алмадык: ни өчен спектакльнең икенче өлешендә яшь сәләтле композитор тамашачыны славян елауларына алып китә? Ни өчен тирән миллилеккә корылган әсәрдә Э.Низамов улап җырлауны куллана, вокалист кызларның бу халыкчан җырлау манерасы татарныкына ни дәрәҗәдә туры килә? Без монда, һичшиксез, “чит” әйбернең “үзебезнең, туган” әйбергә җимереп-бәреп, басып керүенең шаһитлары булабыз. Башкаруның фольклор манерасында булуы колакны ерта, бу җырлау бераз Россия фолк-җырчысы Пелагеяның башкару манерасын хәтерләтә. Тик бу үзенчәлекле рус җырчысының тылсымлы тавышы, вулканнан лава ташыган кебек бәреп чыгучы ачык һәм чиста тойгылар китерсә, “Әлиф” спектаклендә җырлаучы кызларның берсенең тавышында (кызганыч, программада башкаручыларның исемнәре күрсәтелмәгән) бу авазлар улауга әйләнеп китә, җан өшеткеч бу тавышлар тамашачы күңелен курку һәм кот очу хисләре белән тутыра – без, әйтерсең, Урта гасырларда!

Без аңлыйбыз, җырчы кыз шул рәвешле өчхордлы әйләнешләр аша мелодик минорга чыгарга тели. Пединститутта үз вакытында Урта гасыр әдәбияты һәм МХК буенча дәресләрдә безне борынгы чиркәү ладлары белән таныштырдылар. Фәлсәфәчеләр әле антик дәверләрдән үк калган борынгы ладлар турында шәп характеристикалар язып калдырган. Алар бер тавышлы һәм күп тавышлы хор музыкасында кулланылган.

Вокал вариантларында спектакльдә кайчакта локрия ладын аерып була (урта гасырның гипофригия лады). Аннары композитор безне халык музыкасы ладларына калып китә (миксолидия, лидия һәм дория). Аннары гарәп гаммасы дип йөртелгән лад өскә чыга. Бу ладны композитор башкаларына караганда ныграк ярата, диеп фаразларга урын бар, хәтеребез ялгышмаса, ул аны “Елау дивары янында” (“У стены плача”) әсәрендә дә куллана, бу әсәрнең тәкъдим итү кичәсе “Калеб” мәйданчыгында узды. Бу әсәр - яһүд халыкының сызланулары һәм газаплары ачык чагылдырылган, динамик үсешле музыкаль тукыма. (Карагыз: Скороходова И.Д. «Средства музыкальной выразительности в фортепианных произведениях современных татарских композиторов» // Материалы IV международной научно-практической конференции «Искусство и художественное в контексте межкультурного взаимодействия» (Казань, КФУ, 15 октября 2015). – Казань: Отечество, 2015.)

Вокалист кызларның күптавышлы җырлавы кайчак безгә чиркәү-славян хорын хәтерләтте. Кайчакта аларның җырлавында “Ой, мороз, мороз” дигән рус халык җырының вариацияләре ачык ишетелде. Бу безнең йөрәкне тырнады. Вокалист кызларның җырлау манерасы безне Н.Ильминский мәгариф системасын искә төшерергә мәҗбүр итте. Рус булмаган халыкларны чукындыру эшендә хор җырлавына бик зур игътибар бирелгән, укучыларны чиркәү-славян телендә правослау җыруларын җырларга мәҗбүр иткәннәр. Н.Ильминский халыкның мәдәни кодын алыштырганда музыка нинди әһәмиятле роль уйнаганын аңлаган. Еш кына рус булмаган халык балаларын укыту өчен булдырылган мәктәпләрдә рус телендә укытудан бигрәк менә шундый чиркәү җырларын өйрәнүгә өстенлек бирелгән, бу халыкның милли күзаллавын яңа ладка корырга мөмкинлек биргән.

Вокалист кызларның башкаруында безгә шулай ук композитор С.Гөбәйдуллина әсәрләренә ишарә итү дә бар кебек тоелды.

Безнеңчә, гариб моң образы спектакльнең өченче өлешендә урынлы булыр иде. Бу кисәктә “хәрефләр” һәм “текст” бергә кушыла, ә спектакль финалында кисеп аударылган кебек авып төшкән биюче-әлиф, “мең ел буе татар халкын формалаштырган мәдәният дәверен” гәүдәләндерә.

Әлифнең һәлак булуын сурәтләгән мизансцена аеруча тәэсирле килеп чыккан (беренче куелышта бу күренеш тагын да көчлерәк тәэсир калдыра иде, икенче куелышта ком булуы бу егылуны йомшартып, мизансценаның элеккеге тәэсир көчен бетерде). Ачык күренеп тора, Т.Имаметдинов, бу эпизодны төзегәндә, параллель корырга тели: баш хәрефнең һәлак булуы Тукайның үлеме белән дә, шагыйрь үлеменең татар җәмгыятендә тудырган резонансы белән дә бәйләнгән. Биюченең сәхнә утлары яктырткан, ком сибелеп торган йөзе, торган саен ныграк бөек шагыйрьнең “үлемнән соңгы битлеген” хәтерләтә. Бу битлек мөселман кешесенә ясалган беренче битлек булып санала. Шулай итеп, бер яктан, бу шагыйрь музеенда саклана торган истәлек Тукайның сәләтен, бөеклеген тану билгесе булса, икенче яктан - гасырлар буе килгән традициядән читкә китүне символлаштыра: шәригать бит моны эшләүне тыя. Шул ук вакытта битлек корбан турындагы идеяне алга сөрә: совет киләчәге хакына татарлар үзләренең үткәннәрен корбан иттеләр, һәм ярык тагарак алдында калдылар: әлифбаның алышынуы татарларның мәдәни потенциалында зыян салды. Биюченең – каләмнең комга таралып ятып тынып калган тәне тамашачыга көчле тәэсир итә, ул 30 нчы елларда барган хәлләрнең никадәр зур һәлакәт, зур фаҗига булганын ачып бирә.

Спектакль ахырында Э.Низамов шаман ритмнары куллана, бәлки ул моның белән тамашачыны медитациягә һәм үз-үзенең хис-тойгыларында бераз казынуга этәрергә теләгәндер. Монда да бер әйбер аңлашылып бетми: ни өчендер композитор боларны янәдән “чит” әйберләр ярдәмендә эшли - хәрефләрне атаганда сулыш белән уйнау, кычкырып җибәрүләр, финалда бугаз җырлавы куллана.

Спектакльдә ут, яктылык биниһая зур роль уйный: сәхнәдәге ком, яктылык төшү аркасында, кайчак фантастик фильмнардагы серле планеталарны хәтерләтә. Шул рәвешле режиссер китеп барган меңъеллык мәдәният Атлантидасын сурәтли. Финал мизансценасында яктылык агымы тирә-якны әйләндереп алган караңгылыкны өстән аска таба кисеп чыга, бу исә правослау храмнарында яктылык төшерү ысулларына хас әйбер. Бу да безне аңлашылмаучылыкта калдырды.

“Әлиф” хореографик спектакле, соклану белән бергә, бездә күпмедер хәвеф тә уятты: бер яктан, спектакльне иҗат итүчеләр меңъеллык мөселман-татар мәдәниятен югалтуга бик нык борчылуларын белдерәләр, бу һәләкатнең масштаблары нинди зур булуын һәм аның кире кайтарып булмаслык югалтуларга китерүен һәркемгә җиткерергә телиләр, икенче яктан, күпмедер күләмдә, үзләре дә әлегә кадәр сакланып калганны – МОҢны җимерүчеләр булып чыга. Без “Туган тел”нең спектакльдә яңгыраган музыкаль трактовкасын аны мыскыл итү дип саныйбыз.

Икенче спектакльдән соң вокалист кызлар һәм композитор белән сөйләшеп алырга мөмкинлек булды. Э.Низамов безгә үзе аңлатуынча, ул борынгы татар көйләрен кире кайтарырга теләгән. Композиторның бер сүзе хәтергә сеңеп калды: “Сез Илһам Шакировны ишетергә теләгәнгә шулай кәнәгатьсезлек белдерәсезме? Сез ХVI гасырда татар музыкасы ничек яңгыраганын күз алдына да китерә алмыйсыз... Рус музыкасына күп әйбер татарныкыннан үтеп кергән...”.

Безгә билгеле булганча, чыганаклар күрсәткәнчә, Казан ханлыгы чорында Осман хан сарайларында яңгыраган музыка татар музыкасына тәэсир иткән, соңгы дистә еллар эчендә ул янәдән Төркиядә тарала башлады. Кызганычка каршы, Э.Низамовка каршы төшәргә мәҗбүрбез, гәрчә без аның иҗатын игътибар белән күзәтеп барабыз, “Калеб” берләшмәсенең күренекле бер вәкиле булган бу композиторның һәр иҗади казанышына сөенәбез. Тик бу очракта аның фикере белән килешмибез. Әйе, без күп мирасны югалттык, шулай да безнең әби-бабайлар үзләренең җырларын, көй-моңнарын безгә китереп җиткерергә, тапшырырга тырышкан: “Сак-Сок” бәетен (татар һәм нагайбәк версияләрен чагыштырып карау да кызык) һәм “Кыйссаи-Йосыф”ны укыганда көйләгән көйләрне янәшә куеп карарга кирәк. Шуны да онытмаска: безнең әвәлгеләр, үзләренең беркемгә охшамаган асыл үзенчәлекләрен күрсәтү өчен, татар мәкамен булдырганнар, ул спектакльнең беренче өлешендә иске татар әлифбасы хәрефләрен барлыкка китергәндә яңгыраса, нәкъ менә үз урынында булыр иде. Бу очракта гарәп әлифбасы туган вакыт – VI гасырдан Х гасырга (болгарларның рун язмаларыннан гарәп язмаларын күчүе) күчеш тә ачыграк килеп чыгар иде. 1900-1910 елларның, Тукай дәверенең музыкаль-интонация үзенчәлеген аңлар өчен, безгә калса, Камил Мотыйгый-Төхвәтуллин (1883-1941) башкаруында «Тотса мәскәүләр якаң», «Кемне сөяргә кирәк», «Зиләйлүк» «Эштән чыгарылган татар кызына», «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» , «Мәгъшукамә» җырларына мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Бу җырлар “Зонофон” тәлинкәләрендә сакланып калган. Уз вакытында Х.Ярми, М.Нигъмәтҗанов, Н.Мөштәриева, К.Хөснуллин һәм башкалар язып калдырган музыкаль фольклор архивлары барлыгы билгеле (Карагыз: Газиев И.М. Из истории раних татарских граммофонных записей: Камиль Мутыги-Тухватуллин // ФИЛОЛОГИЯ И КУЛЬТУРА. PHILOLOGY AND CULTURE. 2014. №4(38) С.244-248.; Газиев И.М. Компания «Граммофон» в России: первые записи татарских певцов и музыкантов // ФИЛОЛОГИЯ И КУЛЬТУРА. PHILOLOGY AND CULTURE. 2014. №4(38) С.249-254). Җырларда милли характер чагылыш таба. Пелагея безнең “Әллүки”ны бик тыйнак итеп җырлый. (Карагыз:: https://www.youtube.com/watch?v=FAuUsSxY9B4).

Күп кенә әңгәмәләрендә Э.Низамов татар пентатоникасын “реформалау” кирәклеге турында әйтә. Бу революция татар Моңы өчен 1920 нче еллар ахырындагы әлифба алыштыру кебек үк аяныч нәтиҗәләргә китермәсме? Бу безнең милли мәдәният аша туфан булып узган “Үзгәреш җиле” концертында аеруча ачык күренде (Карагыз: Хабутдинова М.М. "Үзгәреш җиле", или жизнь после смерча // URL: http://kalebtatar.ru/article/3178). Бәлки тарих, спираль буенча әйләнеп, татар мәдәни кодының чираттагы ныгытмасын җимереп ташларга телидер? Күкләрдән агылган, әйләнә-тирәгә тарих тузаны өермәләре булып күтәрелгән ком, спектакль финалында, акланмаган өметләр, котылгысызлык һәм юлның ахырына килеп җитү образын тудыра, һәм бу тамашачыны аяныч нәтиҗәләр ясауга этәрә. Нурбәк Батулла матбугат конференциясендә иҗади төркемнәренең ялгышырга да мөмкин булуын искәртеп үтте, без моның белән килешербез, мөгаен. Алга таба булачак куелышларда музыкаль һәм яктылык бизәлешенә ахыргача ачыклык кертелер, һәм алар спектакльдә режиссер Т.Имаметдинов, хореограф М.Нуриев һәм биюче Н.Батулла аңлатырга теләгән мәгънәләрне тормышка ашыруга хезмәт итәр, дип уйлыйбыз. Э.Низамовның карашы һәрвакыт “чит” мәдәниятләр дөньясы, мәйданына төбәлгән, киләчәктә композитор “туган” мәдәнияттә булган мөмкинлекләрне дә куллана башлар, дип ышанабыз. Спектакльнең өченче куелышы алдыннан композиторның “ВКонтакте” челтәрендәге шәхси битендә “Туган тел”нең яңа вариациясе тәкъдим ителде, бу вариантта яңа пентатоникага өстенлек бирелгән, тик шулай да ул әле Э.Низамов композициясе нигезендә яткан чиркәү-славян җыруларын басып китә алырлык дәрәҗәдә түгел.

Без бер дә композиторның спектакльгә керткән өлешен киметеп күрсәтергә теләмибез. Э.Низамов – композитор гына түгел, ә консерватория мөгаллиме дә, ул башкаручыларның яңа буынын тәрбияләп үстерә. Социаль челтәрләрдә актив эшләп, ул бүгенге буынның музыкаль зәвыгы формалашуга тәэсир итә. Без ышанабыз, спектакльне тудыручылар безнең бу бәяләмәне акыл белән аңлап кабул итәр, һәм яшь талантларны кыерсытырга теләү дип санамас.

Иҗат коллективын премьера белән тәбрик итәбез! Спектакльнең иң югары максатына ирешелде: тамаша ахырында тамашачы бию барышында үзләре ошатып калган хәрефләрне “таный” башлый. Бу без кайчан да булса үзебезнең үткәндә калган, югалткан мәдәниятебезне яңадан үзләштерә алырбыз, шуның аша бүгенге көндә алга таба хәрәкәт итә алырбыз дигән ышаныч тудыра. Тамашачыларның спектакль финалында катарсис кичереп, күзләренә чистарта һәм сафландыра торган күз яшьләре бәреп чыгуы да куелышның уңышлы булуын тагын бер кат исбатлый. Битараф булмаганы өчен, туган мәдәниятебезгә шулкадәр үзәк өзгеч мөнәсәбәте өчен “Творческая среда” мәдәният инициативалары фондына рәхмәт. Яңа иҗади үрләр һәм илһам телибез!

чыганак: http://intertat.ru/bloglar/tatar-milli-m-d-niyatene-asyl-nigezl-ren-ezl-p-lif-khoreografik-spektaklen-b-yal-m-/

 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article