МИЗГЕЛ АҺӘҢЕ

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

автор: Гөлназ ГАЗИЗОВА

җәй җирдә...
без киткән өйләрдә,
без кайткан өйләрдә -
җәй генә!
Луиза Янсуар.

***
Кыш әнә...
Җир тулы.
Җан тулы
Кыш килгән.
Син сиздеңме?
Кучкыл карларның
Көпчәкләр астында эрүен?
Югалткан төннәрнең, бүтәннәр төшенә керүен?
Китүен, без тапкан җәйләрнең
Җәйләүнең офыгы артына?
Күкләрнең каты да әйтерсең бу кышта ятсына...
Кайтасы юлларга кар ята,
Аръякта, кемдер шәм кабыза,
Җан сыза: хисаплар ябылгач,
Табылгач һәркемнең үз өе.
Китмәсен җаннарның ҮЗ көе.
Табылган җәннәттә, бикләнми яшәүче кемнәр бар?
Уянып түгел лә... Йокламый азга да?
Язгамы... әрнүем яңартам,
Яңадан кайтмауын сагынам.
Соңарам.
Бу кышның җылысын тоялмый
Бер йомры көткәндә,
Үч итеп чәйнүгем кайнамый.... 
 

Дусларым белән уртаклашам:

Other article