Ландыш Әбүдәрова: «Әдәбият һәрвакыт «Аллаһтан соң»гы урында торган»

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

 

Яңа елның беренче көннәрендә (2017 елда дөнья күргән, ләкин безнең тарафтан билгеләп үтелмәгән) бик акыллы интервью тәкъдим итәбез! Яшь прозаик, журналист Ландыш Әбүдәрова белән Марат Кәбировның әңгәмәсе:

"Әдәбият тормышка тәэсир итмәсә, ул туган да үлгән булыр иде. Әдәбият һәрвакыт «Аллаһтан соң»гы урында торган. Аның тормышка тәэсире булмаса, китапларны җыеп яндырган очракларны ничек аңларга? Димәк, ул кайбер идеологияләргә комачаулый, аларны инкарь итә ала торган көчкә ия.

Ә болай хатын-кызларча гына мисал китереп карыйм әле. Мәхәббәт турында күп укып, андагы геройларга гашыйк булып, шундыйны тормыштан эзләгән кызлар азмы? Абсурдка кадәр барып җиткән очраклар да бар: Эрика Леонард Джеймс исемле америкалы журналист ханымның «Сорының 50 төсмере» китабын укыгач, күпме гаиләләр таркалган? Әле бу китапның Стефани Майерның «Сумерки» сагасына фанфик рәвештә языла башлап, мөстәкыйль сюжетка әйләнеп китүен, җитдилектән никадәр ерак торуын искә алсаң, язучы кешенең миссиясе турында кабат уйланасың.

Әле беркөнне Казан урамында каршыма чәчләрен янып торган зәңгәргә, сарылы кызылга һәм яшелгә буяган өч кыз очрады. Андый төсләр табигатьтә юк, аларны химик реакцияләр белән генә алып буладыр. Кызлар япон анимеларыннан төшкән кебек: макияж, кием, атлап йөрешләре – барысы да аларның шул парадигмада яшәвен күрсәтеп тора. Бу – сәнгатьнең кеше тормышына тәэсиренең ачык мисалы. Виртуаль дөнья белән чынбарлык арасында чикләр җуелган мәл. Кайчак үзем дә тормышны ниндидер бер сәнгать акты кебек кабул итәм, тормышны иҗат итәм кебек".

Тулаем "Шәһри Казан" газетасы сайтында укый аласыз: http://shahrikazan.com/news/intervyu/landysh-bdrova-r-sr-avap-tabylmagan-soraulardan-yarala

Ландышның "Калеб" сайтында эленгән әсәре: http://kalebtatar.ru/creative/3558/2700

Дусларым белән уртаклашам:

Other article