Луиза Янсуар: «Кадерле затларны бүген яратырга һәм кадерләргә кирәк»

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Луиза ЯНСУАР:

"...минем тирәлегем, 30 яшьләрен тутырып узганнар, яки шул 30га җитеп килүче бер төркем сәнгать әһелләре ниндидер вакуум эчендә яшәгәндәй хис итә үзләрен. Нидер бар да, гел алга юл тотабыз, «булдырабыз» да шикелле. Әмма яшьләр үзләренең бу республикада кирәклеген, кемгәдер кадере булуын тоеп торалармы икән? Уйлап кына кара: бер төркем урта яшькә җитеп килүче һәм аннан да яшьрәк шагыйрьләре, композиторлары, режиссерлары, актерлары, музыкантлары, җырчылары бар Татарстанның! Алар сәнгатькә яңа сулыш өрергә тели һәм, булдыра алганча, бу юнәлештә эшли дә. Без, «Калеб» яңа буын җыены вәкилләре, әйтик, менә кайчаннан бирле инде үзебезгә бина сорап мөрәҗәгать итәбез, грантлар алырга тырышабыз. Ничек инде бөтен бер Казанында татар яшьләре өчен кечкенә генә бер бина булмасын ди?! Алар бит – БҮГЕН, ШУШЫНДА ИҖАТ ИТӘ. ИРТӘГӘ АЛАР БУЛМАСКА ДА МӨМКИННӘР! АЛАР ШУШЫ ЗАМАНГА БИРЕЛГӘН ШӘХЕСЛӘР! Мин аңлыйм: зәвыклы сәнгать бүгенге заманда табыш өлкәсе түгел, безгә инвестицияләү дә шуңа – ташка үлчим нәтиҗәләр китерәчәк, дип, кул селтиләр. Эстрада булса – әле уйларлар иде. Яисә – нәрсәне дә булса баштанаяк «үзгәртә» торган федераль проектлар дәрәҗәсендә сөйләшү барса. Без бит гел өйдәгене түгел, читтәгене якынрак итәбез. 
Һәм... кинәт туннельнең теге ягында яктылык күренә башлады: соңгы «Калеб» җыеннарына халык агыла гына. Шигырьгә, тере музыкага, биюгә, җырга, гомумән җанлы сәнгатькә сусап, залларга сыймаслык булып килә. Алдан язылып, бер ай буена шул чараны көтеп алып. Мин әле бу феноменны ни белән аңлатырга да белмим. Әмма тоям: сәнгатьтәге вазгыять чынлап та үзгәрергә тора. Вертикаль буенча, өстән түгел, ә түбәннән – массалардан... Һәм бу – искиткеч!

Марат Кәбировның Луиза белән әңгәмәсен тулысынча "Шәһри Казан" газетасы сайтында укырга мөмкин: http://shahrikazan.com/news/intervyu/luiza-yansuar-kaderle-zatlarny-bgen-yaratyrga-m-kaderlrg-kirk

Дусларым белән уртаклашам:

Other article