АХЫРЗАМАНны карадык

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Автор: Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

"Ахырзаман" спектакле һәм 1987 заманасы турында тагын берничә тарихи контекст. Күбебез бу вакыттан ниндидер дәрт эзләгән кебек тоелды: "Эхх, хәзер дә бит шулай үзгәрәшләр чорын башлап китәсе иде! ник соң татар шундый көчсез хәзер?" дигән сорау тугандыр.
Ничек соң татарда 1987 андый "кыюлык" бар иде? 
Ил инде кайный башлады. Татар шул көчле агымга кушылды гына һәм ул анда беренчеләр рәтендә булды дип әйтергә кыен.

Көчле үзгәрешләр нәкъ иҗади өлкәдән башланды. Уйландыра, нигезләрне какшый торган әдәбият, яңа кино, яңа театр. Мәсәлән, 1986 елда бөтен илгә "Покаяние" дигән фильм күрсәтелде. Шул ук елда Бөтенсоюз кинематографистлар җыены узды һәм анда чын "переворот" булды (Рәисе Элем Климов булды). Шундый ук тетрәндергеч рәвештә театр эшлекләренең җыены да узды (Рәисе - Ульянов). МХАТта , мәсәлән, башта тыелган "Көмеш туй" дигән спектакль куелды. Репертуар үзгәрә башлады, халык театрга агылды. Язучылар союзында да шундый ук хәлләр булды. "Плаха" романы, исә, 1986 нчы ел өчен иң зур ачышларның берсе иде.
Ул вакытта инде Брежневтан көлү рөхсәт ителгән булган - чөнки илнең халәтен нәкъ "застой" белән аклап була иде. Шуңа күрә, "Ахырзаманда" шундый образ булуы кыю адым булса да, табигый күренеш иде.

Алдагы 1986 ел - ул әле көчле экологик хәрәкәтенең тууы . Дәүләтнең һәм кешенең табигатьне буйсындырып, экологик халәкәткә китерүе темасы җәмәгатьчелектә инде күптән калкып чыга. Чернобыль трагедиясе исә, бу карашны - Советлар Союзында беренчел проблемалар арасына куйды. Һәм "Ахырзаманда" да ул тема сизелә - кешенең табигатькә дөрес булмаган мөнәсәбәте. Бәлки, әле, "Плаха" романы ауропа укучысына шуның белән ошаган булгандыр.
1985-1986-1987 инде ул милли мәсъәләләрне көн кадагына куйган еллар. Якутскта милли бәрелешләр, Казакъстанда "Желтоқсан көтерілісі " , Карабахта беренче чуалышлар. Балтия республикалары инде "хозрасчетны" таләп итә башлый." Украинадагы язучылар союзы украин теленең кысрыклап чыгуына каршы чыга. һ.б.
1986 елда төрмәләрдән сәяси тоткыннарны азат итәләр. Чистай төрмәсендә Марченко исемле тоткынның сәяси ачлыкны игълан итеп үлүе - моңа сәбәп була. Сахаров ссылкадан кайтарыла. 
1987 ел, әлбәттә, ул беренче зур сәяси үзгәрешләр елы. Сайлауларны үзгәртү турында карар кабул ителә.
Һәм башкалар.

Шуңа күрә, "Ахырзаман" - ул замана спектакле. Әйе, үз вакыты өчен кыю адым, әмма Система инде әкренләп, авырлык белән булса да үзгәртелә башлый.
Һәм мин ышанам - әгәр яңа Үзгәрешләр чоры башланса, татар үз мөмкинлекләрен күрсәтер. 80еллардагы кебек кешеләребез әле бар.
Әмма, кызганычка каршы, бу үзгәрешләр милли сораулардан, татар халкыннан башланмаячак. Һәм бу үзгәрешләргә әле ерак - моның объектив сәбәпләре бар.
Бәлки 6 ел, бәлки 10-12, бәлки 20. 
Яңа буын өлкән буынны бөтен өлкәдә алмаштыра башлагач кына, җәмәгатьчелектә үзгәрешләргә ихтыяҗ туачактыр. Ә хәзер әле идарәдәге буын сталинизм белән кыланалар, хәзер әле кыш.
"Плаха" кебек әсәрләр дә күренми.

фото: http://tatar-inform.tatar/

Дусларым белән уртаклашам:

Other article