Мубай яңа спектакльдә мөнәҗәтләр җырлаячак

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

Татарстанда Россия грантына куелачак спектакльдә Мубай мөнәҗәтләр җырлаячак. “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге мәгълүматны режиссер Туфан Имаметдинов раслады.

“Бүген безнең беренче репетициябез булды. Әле кайтып кына киләм. Без “Шәмаил” исемле спектакль әзерлибез. Эльмир Низамов музыка яза. Нурбәк Батулла – хореограф, Марсель Нуриев бии, Мубай мөнәҗәтләр җырлаячак. Ильяс Гафаров аранжировка эшли. Ильяс белән Мубай онлайн режимда эшләячәкләр”, - диде Туфан Имаметдинов.

"Проект белән Мәскәү кызыксынды. Без грант оттык", - ди режиссер. Проектның идея авторы - Туфан Имаметдинов, кураторы - хореограф Анна Гарәфиева. Ул Татарстан тамашачысына Туфан Имаметдинов белән “Ван Гог”ны куючы хореограф буларак таныш.

Спектакльнең премьерасы 30 мартта булачак. Әлегә аның кайсы залда буласы билгеле түгел. "Атна саен төрле залларны карыйбыз. Әле безгә туры килгән зал таба алмадык", - ди Туфан Имаметдинов. 

"Шәмаил" хореографик спектакле "Иҗади мохит" мәдәни инциативалар фонды һәм Бөтендөнья татар конгрессының Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә әзерләнә.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/30/157071/

 

Other article