Бүген нинди көн?

Дусларым белән уртаклашам:
Click to view image

- Бүген нинди көн? 
- Иртәгәдән алдагы көн. 
- Ә иртәгә нинди көн булачак? 
- Барысы да артта калган көн. Беркем дә "Туган көнең белән, Сөмбел", "Ак бәхетләр телим", "Кояштай озын гомер телим", "Саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим" дип язмаячак. Беркемгә дә рәхмәт язарга кирәк булмаячак. Хәтта уйларга да кирәк булмаячак. Челтәр диварына эленгән һәр чәчәк сурәте астына рәхмәт язаргамы? Әллә "Барыгызга да рәхмәт" дип кенә котылыргамы? Ә ул чәчәкләр миңа ошамаса? Аларны берәр атна узгач юк итәргәме? Яисә диварны башка язулар белән тутырыргамы? Һәр шалтыратуга җавап бирергәме? Әллә телефонны сүндереп куяргамы? Иртәгә бер сорау да калмаячак. Ә бүгенне бүгенгечә яшәргә кирәк. Кешеләр бит бик оялчан. Ел буе җыелган җылы хисләрен алар бүген генә әйтә ала. 
Туган көнең белән, Сөмбел! Син безгә бик кадерле! Яратабыз!
("КAЛЕБ" яңа буын җыены/ Сөмбел Гаффарованың "Аэропорт" пьесасына нигезләнеп: http://kalebtatar.ru/creative/2/363)

P.S.:
- Минем телефоным бар. Кечкенә кара телефон. Без аның белән бергә йокыга китәбез, бергә уянабыз. 
- Сез монда да шул телефон сөйләшүләрегез белән ялыктырырга уйлыйсызмы?! 
- Нәрсәләр белән? Мине бөтенләй юләр дип беләсезме әллә? Телефон белән сөйләшерлек дәрәҗәгә җитмәдем әле мин. Хәзер телефонга менә дигән көйләр йөкләп була. Теләсә ниндиен. Менә тыңлагыз.

Дусларым белән уртаклашам:

Other article